"Гаилә белән укыйбыз"
Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була.Чөнки иң беренче китабын бала өйдә — әти-әни, әби- бабай кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.Шул максаттан Көшкәтбаш авыл китапханәсендә "Гаилә белән укыйбыз" исемле туган телебезгә мәхәббәт уятырдай, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән таныштыручы китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият баланың эчке дөньясын баетырга ярдәм итә, ә әти-әниләр үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат таба ала.