Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

Яңалык

«Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта»

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер яши: йөрәктә һәм китапта» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

"Коткару юлы"

Тормыш юлы буйлап барлыгы 1,3 миллионнан артык ленинградлы эвакуацияләнгән һәм 1,6 миллион тоннадан артык йөк китерелгән."Коткару юлы"- видеоролигы әлеге вакыйгаларны яктырта

"Холокост - безнең тарих"

Китапханәдә "Холокост - безнең тарих" дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында Освенцим, Бухенвальд лагерьларында булган коточкыч вакыйгалар турында белделәр. Холокост тарихы белән таныштылар.

"Матбугат- җәмгыятьнең көзгесе"

"Матбугат- җәмгыятьнең көзгесе" дигән матбугат сәгатендә укучылар китапханәгә килә торган журналлардагы кроссвордлар, шарадлар, тестлар, комикслар, уеннар белән таныштылар.

«Гыйлем мәгарәсе- буыннар мирасы»

Милли китапханәнең 160 еллык юбилее уңаеннан китапханәдә «Гыйлем мәгарәсе- буыннар мирасы» -дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

«Яңа ел бизәкләре»

Көшкәтбаш авыл китапханәсендә «Яңа ел бизәкләре» әдәби сәгате үтте. Кыш бабай,Кар кызы, Яңа ел турында шигырьләр укыдык.

"Китап - тылсымлы дөнья"

Китапханәдә "Китап - тылсымлы дөнья" күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә бәйрәм кәефе тудырырга, Яңа елны күңелле каршы алырга, кышкы каникулларны онытылмаслык итәргә ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде.

"Ришвәтчелек - дөнья - проблемасы"

Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Китапханәдә «Ришвәтчелек- дөнья проблемасы» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Минем хокукларым»

Бөтендөнья бала хокуклары көне ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган: 1989 елда нәкъ менә шушы көнне «Бала хокуклары турында Конвенция» кабул ителгән.

"Минем яраткан туган авылым"

Китапханәдә "Минем яраткан,авылым"дигән әдәби-туган якны өйрәнү сәгате үтте. Укучылар авылның тарихи үткәне, "шалкан" атамасының килеп чыгышы турында белделәр.

“Без бердәм булганда көчле”

“Без бердәм булганда көчле” дигән темага мәгълүмат сәгате үтте. Бу көннең барлыкка килү тарихын белдек. Төрле халыкларның киемнәре, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштык.

“Ил тарихының кара битләре”

“Ил тарихының кара битләре” исемле күргәзмә эшләнде. Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк.

"Вновь в единстве с Россией"

Безнең китапханәдә китаплар һәм журналлардан "Вновь в единстве с Россией" күргәзмәсе оештырылды, анда яңа РФ субъектларының үткәне һәм бүгенгесе турында белергә була.