әдәби марафон
1-21 апрель көннәрендә чираттагы 35 нче халыкара әдәби марафон (#әдәбимарафон) узды. Бу "ВКонтакте" социаль челтәрендә оештырыла торган онлайн-проект, аны татар китабы нәшрияты һәм Тaтнeтны үстерү фонды алып бара. Проектның төп максаты: татар телендә әдәби басмаларны, китапларны һәм журналларны уку гадәтен формалаштыру. Бу чор эчендә катнашучылар татар телендә шигырьләр, прозаик яки драматик әсәрләр укып һәм иң мөһим,кызыклы өзекләрне үз аккаунтына марафон хэштеглары белән урнаштырды #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды.Уку өчен кайсы китаплар һәм авторлар зур кызыксыну уятканы турындагы мәгълүматны марафон хэштегларына басып белеп була.