“Тукай- балаларга”
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Тукай- балаларга” дип исемләнгән тематик сәгать үтте. Шагыйрьнең тормыш юлын искә төшердек, күргәзмәдәге китаплары, әсәрләре белән таныштык. Г. Тукай иҗатының балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә әһәмияте зур. Эш, хезмәт турында мәкальләр, табышмаклар белдек, шигырьләр укыдык. Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында "Эш беткәч уйнарга ярый"(«После работы можно поиграть») шигырен укыдык.