"Үткәнне онытмыйк!"
19 нчы апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына геноцид истәлегенә Бердәм гамәлләр көне.Бердәм гамәлләр көнен үткәрүнең максаты - нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең тыныч совет гражданнарына карата җинаятьләре турында тарихи хакыйкатьне саклау. Китапхандә "Үткәнне онытмыйк!" - тарих сәгате үтте. Чара барышында укучылар оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч совет халкына карата кылынган геноцидның коточкыч фактлары турында белделәр.Бөек Ватан сугышы елларында фашистларның һәм аларның ярдәмчеләренең тыныч совет гражданнарына карата кылган рәхимсезлекләрен чагылдырган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәгә М. Җәлил "Моабит дәфтәрләре", А. Адамович "Хатын повесте", Ленинград блокадасы турында китаплар куелды.
Фашизмның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә ил халкы белән бергә татыган татар язучысы М. Җәлилнең тоткынлыкта язган "Моабит дәфтәрләре" китабыннан шигырьләр укыдык.