"Матбугат дөньясында"
"Матбугат дөньясында" дигән библиофреш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән үтте. Бик кызыксынып "Салават күпере" журналындагы биремнәрне үтәделәр, наклейкаларны тиешле урыннарга ябыштырдылар. Чараның максаты балаларны матбугат басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту. Китапханәдә булган “Непоседа”, ”Мишутка”, ”Салават күпере” журналлары белән таныштылар. Балалар журналлары баланың күзаллавы, игътибары, зиһене, фикерләү сәләте үсешенә ярдәм итә.