Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Новости

“Яраткан журналда юбилей»

29 нчы март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп яны лагере балалары өчен “Ялкын” журналының 100 еллык юбилее уңаеннан, “Яраткан журналда юбилей» дип исемләнгән журнал битләренә сәяхәт оештырды.

«Китап киштәсеннән экранга»

28-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Балалар китабы атналыгы кысаларында, П.П. Ершовның “Конек-Горбунок” китабы язылуга 190 ел тулу уңаеннан «Китап киштәсеннән экранга» дип исемләнгән мультсалон үткәрде

А.С.Пушкинның “Сказка о золотом петушке”китабына 190 ел

27-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Балалар китабы атналыгы кысаларында, мәктәп лагере балалары өчен А.С.Пушкинның “Сказка о золотом петушке” әкияте язылуның 190 еллыгына багышланган викторина үткәрде.

“Туган көнең белән, Китап!”

26 нчы март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, балалар китабы атналыгы кысаларында, мәктәп лагере балалары өчен Н.Носовның “Белмәмеш маҗаралары” китабының 190 еллык юбилее уңаеннан, “Туган көнең белән, Китап!” дип исемләнгән күңел ачу һәм танып белү чарасы үткәрде.

“Китап геройлары кайда яши?”

25-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Балалар китабы атналыгы кысаларында, мәктәп лагере балалары өчен “Китап геройлары кайда яши?” дип исемләнгән викторина үткәрде.

“Китап укучы гаилә - бәхетле гаилә”

18-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, Гаилә елы кысаларында, “Китап укучы гаилә - бәхетле гаилә” дип аталган конкурслы уенлы кичә үткәрделәр.

«Монда тудым, монда үстем»

14 нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, «Монда тудым, монда үстем» дип исемләнгән чара үткәрде.

“Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз.”

7 нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, яшүсмерләр өчен РФ Президентын сайлаулар кампаниясе кысаларында, “Укыйбыз. Уйлыйбыз. Сайлыйбыз.” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үтте.

"Роберт Миңнуллинны укыйбыз"

2024 елның 6 марты-Бөтендөнья кычкырып уку көне. Бәйрәм ел саен мартның беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты- укуны әйләнә-тирә дөнья белән аралашуның төп ысулларының берсе буларак популярлаштыру, яңгыраган сүз ярдәмендә эмоцияләрне тапшыру мөмкинлегенең әһәмияте.

“Күзләремнең төсе үзгәрмәде”

27-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Н.Акмалның тууына 70 ел тулу уңаеннан, “Хәзинә” клубы кысаларында, “Күзләремнең төсе үзгәрмәде” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

"Песнәк календаре"

26-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе башлангыч сыйныфлар өчен, В.Бианки тууының 130 еллыгына багышлап "Песнәк календаре" дип аталган квест-уен үткәрде.

“Йорт кошлары үстерәбез”

20-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Авыл яши” республика проекты кысаларында, “Йорт кошлары үстерәбез” исемендә очрашу үткәрде.

“М.Җәлил- каһарман шагыйрь”

19-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп оештырган “М.Җәлил- каһарман шагыйрь” дип исемләнгән шигырьләр конкурсында катнашты.

“Илләр һәм материклар буйлап”

16-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Фәнни- технологик үсеш елы кысаларында яшүсмерләр өчен, “Илләр һәм материклар буйлап” дип исемләнгән викторина үткәрде.

“Борынгыга сәяхәт”

13-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, “Борынгыга сәяхәт” дип аталган викторина үткәрде.

«Татлы тормышның ачы азагы»

10-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, яшүсмерләр өчен «Татлы тормышның ачы азагы» дип исемләнгән, йогышлы чирләргә каршы профилактика максатыннан, танып белү сәгате үткәрде.

“Серле пәрәвез: Интернет”

9-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Серле пәрәвез: Интернет”дип исемләнгән, куркынычсыз интернет көненә багышланган уен-конкурслы чара үткәрде.

“Хыялдан ачышка”

8-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Хыялдан ачышка”дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

“Сталинградның мәңгелек уты”

2-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Сталинград сугышы тәмамлануга 81 ел тулу уңаеннан, “Сталинградның мәңгелек уты” дип исемләнгән яшүсмерләр өчен конкурслы тарихи экскурс үткәрде.