14 нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, «Монда тудым, монда үстем» дип исемләнгән чара үткәрде. Чара авылыбызның танылган кешеләренә багышланган иде. Балалар күренекле шәхесләребез: язучылар, китап авторлары, музыкантлар, авыл хуҗалыгы алдынгылары һ.б. лар, аларның хезмәтләре белән таныштылар. Китапханәче яңа буын билгеле кешеләрдән рәссам Айгөл Мәҗитова, эшкуар-меценат Ирек Габбасов турында вакытлы матбугатта басылган язмаларга һәм “Туган якны данлаучылар” исемендәге күргәзмәгә күзәтү үткәрде. |