Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Йорт кошлары үстерәбез”

20-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Авыл яши” республика проекты кысаларында, “Йорт кошлары үстерәбез” исемендә очрашу үткәрде.

Чираттагы очрашу кошчылык юнәлешенә багышланды. Чарага килгән районның авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсе башлыгы урынбасары Марат Мансур улы Белалов кошчылык юнәлеше буенча республика, дәүләт программалары белән таныштырды, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Кошчылыкның отышлы юнәлеш икәнен кунагыбыз ассызыклап үтте. Сүзләрен мисаллар белән дәлилләде.Очрашуда күпләп кош-корт асраучы авылдашлар да бар иде. Алар кошчылыктагы үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Китапханәче шушы юнәлештә китапханә фондыннан китаплар белән таныштырды.