“Серле пәрәвез: Интернет”
9-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Серле пәрәвез: Интернет”дип исемләнгән, куркынычсыз интернет көненә багышланган уен-конкурслы чара үткәрде. Гади, аңлаешлы тел белән мәктәп яшендәге малайларның интернеттан куллану кагыйдәләрен аңлаткан видеоролигы катнашучыларга бигрәк тә ошады. Аннары балалар “Интернет киңлекләрендә” дип исемләнгән уен- конкурста катнаштылар. Мавыктыргыч биремнәр аша куркынычсызлык кагыйдәләренә төшенделәр. Уен- конкурста җиңүче Хуснутдинова Диляра һәм Ибрагимов Асман истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.