«Китап киштәсеннән экранга»
28-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Балалар китабы атналыгы кысаларында, П.П. Ершовның “Конек-Горбунок” китабы язылуга 190 ел тулу уңаеннан «Китап киштәсеннән экранга» дип исемләнгән мультсалон үткәрде.
Балалар П.П.Ершовның биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Китап язылу тарихына тукталып үттеләр. Аннары әкиятнең экранлаштырылган вариантын карадылар.