Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Китап укучы гаилә - бәхетле гаилә”

18-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, Гаилә елы кысаларында, “Китап укучы гаилә - бәхетле гаилә” дип аталган конкурслы уенлы кичә үткәрделәр.

 

Кичәдә Сөләймановлар, Юсуповлар, Шайдуллиннар, Ибатовлар, Фархутдиновлар Һәм Хөснетдиновлар гаиләләре катнашты. Биш турдан торган конкурслар әкият буенча викторина сорауларыннан, гаилә турындагы мәкальләрне белүдән, әкиятләрдәге гаилә бәйләнеше турында сораулардан, китап эчтәлеген сөйләүдән һәм әкият язудан торды. Һәрбер гаилә үзенең осталыгын, зирәклеген, булдыклылыгын күрсәтте.  Жюрига нәтиҗә ясавы җиңел булмады. Беренчелекне Сөләймановлар гаиләсе яулады. Ярышлар арасында җанатарлар белән әкиятләр буенча викторина үткәрелде.