А.С.Пушкинның “Сказка о золотом петушке”китабына 190 ел
27-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Балалар китабы атналыгы кысаларында, мәктәп лагере балалары өчен А.С.Пушкинның “Сказка о золотом петушке” әкияте язылуның 190 еллыгына багышланган викторина үткәрде.
Китапханәче китаплар белән таныштырды. Аннары балалар әкиятнең экранлаштырылган вариантын карадылар. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.