Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Хыялдан ачышка”

Һәр елны 8-нче февраль көнне илебездә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1999 елда гамәлгә куела. Нәкъ менә 1724 елның 8-нче февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I тарафыннан Россиядә Фәннәр академиясе нигезләнә. Шушы бәйрәм уңаеннан, 8-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Хыялдан ачышка”дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Китапханәче кечкенә китап укучыларны электрон презентация һәм видеоролик ярдәмендә, бәйрәм тарихы, күренекле галимнәр, аларның танылган хезмәтләре белән таныштырды, кечкенәләр өчен нәшер ителгән “Галимнәр” китабына күзәтү ясады.