Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Сталинградның мәңгелек уты”

2-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Сталинград сугышы тәмамлануга 81 ел тулу уңаеннан, “Сталинградның мәңгелек уты” дип исемләнгән яшүсмерләр өчен конкурслы тарихи экскурс үткәрде. Чарада Сталинград сугышы башлануы, Сталинградны саклаучылар һәм Совет халкының батырлыклары турында сүз барды. Аннары китапханәче Сталинград сугышы вакыйгалары тасвирланган китапларга күзәтү үткәрде. Районның Сталинград сугышы батырлары һәм авылыбызның мөхтәрәм укытучысы, Сталинград сугышында катнашкан Ш.Ш. Идиятуллинга багышланган стенд белән таныштылар. Соңыннан катнашучылар бик теләп онлайн викторинада белемнәрен сынадылар.