Китапханә — серләр дөньясы.
Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән шөгыльләнеп, китаплардан ала.
Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән шөгыльләнеп, китаплардан ала.
Ашытбаш мәдәният йорты ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була.
10нчы декабрьдән Ашытбаш авыл китапханәсендә Россия Конституциясенә 25ел тулу уңаеннан, «25лет со дня принятия Конституции» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
9 декабрь-Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Туган җирнең кадерле булуын аңлату, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, 7нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында укучылар белән “Алтын җирем” исемле пьесаны сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттек.
9нчы декабрь- коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеле.Бу уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы!”дигән исем белән интеллектуаль уен үткәрелде.
Кеше гомере-диңгездәге бер тамчы.Шушы кыска гына вакыт эчендә ул зур-зур планнар кора.Һәр кешенең дә яшисе килә.Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар әзерләп куярга да мөмкин.Безнең татар әдәбиятында да әнә шундый авыр язмышка дучар булган, көчле рухлы язучыларыбыз бар.Аларның иҗатлары белән таныштыру максатыннан, 4нче декабрь көнне кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелде.
Барыбызга да билгеле булганча, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә зур бәйрәм-әниләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан 24нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Китапханәләрнең фонды даими яңартылып барыла. Яңа кайткан китаплар инвентарь кенәгәгә язылып, печатьләр сугылганнан соң китап киштәсенә куелып кына эш бетми әле.
Ульяновск өлкәсе Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе 16нчы төбәкара иҗат конкурсы «Аленький цветочек» конкурсы уздырылды
9нчы ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә «Лучший библиотекарь-2018» район бәйгесе булып узды. Бәйгенең нигезләмәсе ел башында ук барлык китапханәчеләргә җиткерелгән иде.
3нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында “Кара-каршы”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.
Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту, ике телдә дә әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү, иҗади фикерли белү сәләтен үстерү максатыннан чыгып, 2нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелде.
Нинди генә исем белән аталган көн юк хәзерге тормышта.Һәр көнебез бәйрәм кебек.Һөнәри һәм халыкара әһәмиятле даталар белән бәйләнгәннәре дә артканнан-арта бара.Шоколад көне, песиләр көне, куркаклар көне һәм менә алма көне.21 октябрь – “Алма көне” буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата табигатьнең иң мул чорында, алма өлгергәндә үткәрелүе белән әһәмиятле.
Үзенең бөтен гомерен китапханәгә багышлаган ветеран- китапханәче Заһидуллина Фәһимә апа китапханәгә юлны суытмый, ул һәрвакыт көтеп алынган кунак.
25нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында көзге балл бәйрәме үткәрелде.Анда 5,6,7нче класс укучылары катнашты. Чара укучыларның иҗади сәләтен үстерү, татар халкының хезмәткә булган карашын, күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, шигырь, җыр-бию аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатларыннан чыгып үткәрелде.
18 нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булды.Безнең татар халкы кунакка буш кул белән йөрмәгән.Менә без дә балалар хозурына 1-2 класс укучылары катнашында әзерләгән “Шалкан” әкиятенең заманча вариантын тәкъдим иттек.
Татмедиа җәмгыяте укучылар өчен төрле газета-журналлар чыгара.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсенә “Ялкын”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау”, “Тылсымлы куллар”, “Сабантуй” кебек басма чаралар килә.Укучыларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту максатыннан китапханәдә экспресс-мәгълүмат сәгате уздырылды.
Ашытбаш авыл китапханәсе мөдире "Татарстан - наш общий дом" конкурсында катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
Агач-куаклар тирә-як мөхитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән.Шул сәбәпле яз-көз айларында төрле акцияләр оештырыла.