Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Толстой әсәрләре буйлап!..”(әдәби сәгать)

17нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Толстой әсәрләре буенча әдәби сәгать үткәрелде.Язучыга багышлап китап күргәзмәсе ясап куелды, китапханәгә яңа кайткан китаплары тәкъдим ителде.

“Күңелләре күккә ашкына!” (информина)

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар.12 апрель көнне Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Ашытбаш авыл китапханәсендә “Күңелләре күккә ашкына!” дип исемләнгән чара булып узды.

“Алар табигатькә яз алып кайта!”(зооботаник викторина)

10 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Алар табигатькә яз алып кайта!” дигән зооботаник викторина үткәрелде.Чара укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максаттларыннан чыгып оештырылды.

“Китап-тормыш көзгесе!” (әдәби сәяхәт)

Балаларны халыкара балалар китабы көненең тарихы белән таныштыру, китапка карата хөрмәт уяту һәм даими рәвештә китап уку күнекмәсен булдыру максатыннан, 3нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә әдәби сәяхәт үткәрелде.

“Еракларга китсәм әгәр, сагынып кайтам сиңа, Арчам!”(төбәкне өйрәнүчеләр турниры)

Без даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез.Туган Арчабыз турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү, ныгыту, туган җир, аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган якка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә тарихны өйрәнүчеләр турниры үткәрдек.

«Я вновь открываю Л. Толстого» (акция)

. 6нчы март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Л.Н.Толстойның тууына- 190 ел тулу уңаеннан "Я вновь открываю Толстого" дип исемләнгән республика акциясенә кушылып Толстой укулары уздырылды.

Кышкы спорт бәйрәме.

23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ашытбаш авылының Тукай урамында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, урам бәйрәме оештырды. Бәйрәмнең буласы алдан билгеле иде, бу хакта белдерүләр язып эленде.Көне салкын булуга карамастан, кояшлы, матур иде.Яше-карты, баласы-чагасы чана, чаңгылар белән Тукай урамына җыелды.

“Көчле дә ул, бай да, ягымлы да татар теле!”(әдәби викторина)

Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре булдыру максатыннан, 20нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 5-6 класс укучылары катнашында әдәби викторина үткәрелде.

“Шәҗәрә- тарихка ачык тәрәзә!” (тарихи сәгать)

Кеше үз тамырларын белергә тиеш.”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дип язган үз вакытында шагыйрь Ш.Мәрҗани.Чынлап та, тарихыңны өйрәнеп шәҗәрәңне барлау - ата - бабалардан калган изге аманат ул.

"Ир солтаны-2017" конкурсы

7 февраль көнне Иске Ашыт мәдәният йортында "Ир солтаны-2017" конкурсы үткәрелде.Анда Ашытбаш авылыннан бар яктан да булган, уңган Шакуров Рәис абый катнашты һәм җиңү яулады.Аны бу конкурска мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче әзерләде.

“Халкым җәүһәрәләре!” фольклор кичәсе.

Халкыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, 3нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында “Халкым җәүһәрләре!” исемле фольклор кичәсе үткәрелде.

“Тән азыгы – икмәк, җан азыгы – фән һәм мәгърифәт!” (тарихи сәгать)

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес.Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлау, татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләренә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен тарихи сәгать үткәрелде.

“Искечә Яңа ел хикмәтләре!” (Бәйрәм кичәсе)

Алда безне Искечә Яңа ел көтә. 13 январьдан 14нче январь көненә күчкән мәлдә тагын бер кат Яңа елны каршы алырга мөмкин булачак.Иске яңа елның нидән барлыкка килгәнен белмәүчеләр дә бардыр.Менә шул максаттан чыгып, 12нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Искечә Яңа ел хикмәтләре!” дигән тамаша үткәрде.

Тәрбия баскычлары (тәрбия сәгате)

“Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен...” дигән мәкальне күздә тотып, 4нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында киң катлам укучылар өчен “Тәрбия баскычлары”дигән фильм күрсәтелде.