Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Ул елларны ничек онытасың,онытылмый ул еллар үтсә дә!” (бәйрәм тантанасы)

Ашытбаш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, “Ана даны” һәйкәле янында тантаналы митинг үткәрелде. “Хәтерләүдән курыкма син,үткәннәрне онытма син!” исеме астында китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм халыкка тәкъдим ителде.

“Тукай дөньясына сәяхәт!”(балалар иртәсе)

21 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәчесе балалар бакчасына кунакка килде.Кунакка буш кул белән килмәгәннәрен һәркем белә торгандыр,шулай булгач,китапханәче дә балалар янына Г.Тукайның бик күп китапларын,аның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнарын алып килде

“Күктә ни булмас дисең,очсыз-кырыйсыз күк бит ул!”(могҗизалар сәгате)

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Һәр елны 12 апрельдә Россиядә һәм башка илләрдә халыкара космонавтиклар көнен билгеләнеп утелә.Бу уңайдан,Ашытбаш авыл китапханәсендә могҗизалар сәгате үткәрергә булдык.

“Чиста су,саф һава – бар да йөрәккә дәва!”(бәхетле очрак уены)

"Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул. Матурлыкны төрле кеше төрлечә аңлый: берәүләргә матурлык зиннәтле энҗе –мәрҗәннәр, ә икенчеләренә гади генә кыр чәчәге дә алтын-көмешләрдән кадерлерәк булып тоела.

"Моңлы тамчы" балалар фестивале

29 март көнне Ашытбаш "Ак калфак" балалар фольклор коллективы Тукай районының Круглое поле җирлегендә үткәрелгән 4нче Республика "Моңлы тамчы" балалар фольклор фестивалендә катнашты.

“Тукай эзләре буйлап!”(кичә-сәяхәт)

Барыбызга да билгеле булганча,2016нчы елда,сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 елны билгеләп үтәргә җыенабыз.Шул уңайдан,Татарстан күләмендә төрледән-төрле чаралар үткәрелеп килә.25нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Тукай иҗатын яратып укучылар белән “Тукай эзләре буйлап!” дигән кичә-сәяхәт оештырдык.

“Әйләнә-тирәдә су!”(конкурс-уен)

Барыбызга да билгеле булганча,22 март- Бөтендөнья су көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенгесе көндә Чиста су темасы күпләрне борчый, чөнки ул елдан-ел кими бара. Без дә актив китап укучы балалар белән бу көнне билгеләп үтәргә булдык һәм “Әйләнә-тирәдә су! дигән конкурс -уен үткәрдек.

Дуслык белән көчле без!(телдән журнал)

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү,бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, толерантлык төшенчәсен өйрәтү максатыннан,12нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без!” дип исемләнгән чара үткәрелде.

"Кышкы моңнар!"музыкаль-тематик кичә

16нчы январь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.”

"Хисләремне туплап,такыя үрдем!"

5нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында моңлы язучыбыз,якташыбыз,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,талантлы шагыйрь-Наил Касыймов белән очрашу кичәсе булып узды.

"Сәнгать безне берләштерә!"

Кино — сәнгать төрләре арасында иң яшьләреннән берсе. Әдәбият һәм музыка шикелле сәнгать төрләренең тарихы гасырлар белән исәпләнсә, кинематография тарихын дистәләгән еллар белән генә санарга туры килә.