Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Кыш бабай хатлар укый!”(балалар иртәсе)

28нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле чара оештырды.Бәйрәм укучыларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен, җырга-моңга осталыкларын сынау һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

"Намусына тугры кеше, сынауларда сынмый икән!"

3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздырыла. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларның, дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз калмый диярлек. Шул форсаттан форсаттан чыгып, тумыштан инвалид- Ситдиков Рөстәм исемле китап укучының өенә барып, хәлләрен сораштык, дөньяда баручы вакыйгалар белән таныштырып үттек һәм ул яратып укый торган журналлар, китаплар алып килдек.

Нәни кызлар бәйгесе (конкурс)

25нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Нәни кызлар бәйгесе”дигән чара үткәрде.Анда Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 3 нче класс укучылары катнашты.

Г.Гыйльманов “Кәнфитләр патшалыгында”(әдәби композиция)

Ноябрь аенда балаларны язучы Г.Гыйльманов иҗаты белән якыннан таныштыру, икмәккә ихтирам тәрбияләү,миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре уяту максатыннан, укучылар белән язучы Г.Гыйльмановның “Кәнфитләр патшалыгында” исемле әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек

“Туган илебезнең дәүләт символлары”(парламент сәгате)

Татарстан тарихы буенча белемнәрне ныгыту, Татарстан Дәүләт символикасының тарихын өйрәнү, Татарстан тарихын авыл тарихы белән бәйләп өйрәнү максатыннан 3нче ноябрь көнне укучылар белән парламент дәресе үткәрелде

"Исемнәр бакчасында" конкурс

28нче октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кеше исемнәрнең тарихын өйрәнү, аларны тормышта гамәли кулланырга өйрәнү, укучыларның үз исемнәрен бозып,русчага якынайтып әйтергә омтылу гадәтләрен дә истә тотып “Исемнәр бакчасында!” исемле кичә-конкурс үткәрелде.

“Самовар бәйрәме” (бәйрәм кичәсе)

Татар халкының мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан Ашытбаш авылы мәдәният йортында “Самовар бәйрәме” үткәрелде.Чарага авылыбызның өлкән буын вәкилләре чакырылды.

"Кил син безгә, Сөмбелә!"(балалар иртәсе)

28нче сентябрь көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 1-2 класс укучылары белән “Кил син безгә, Сөмбелә!” дип исемләнгән күңелле бәйрәм үткәрде. Фойега ”Үз муллыгы белән көзләр килде!” дигән яшелчә, җиләк-җимешләрдән бик матур композиция эшләп куелды.

"Татарстанның тарихи һәм мәдәни урыннары"(мәдәни дәрес)

Һәр ел саен Татарстан фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла.15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте.

“Сау бул, җәй, исәнме, мәктәп!”бәйрәм кичәсе.

Безнең Ашытбаш авылында бик матур бер гадәт яшәп килә.Һәр елны 1нче сыйныфка укырга баручылар өчен “Мәктәпкә җыенырга булыш!” исемле акция үткәрелә һәм аңа нәтиҗә ясап, укучыларга бәйрәмдә бүләкләр тапшырыла.

“Россия флагы көне” бәйрәм кичәсе.

22нче августта Россия флагы көне искә алып үтелә.Нәкъ менә шул көнне Ашытбаш авылы мәдәният йорты каршында без китап укучы дусларыбыз белән чын бәйрәм ясарга уйладык.Хәзер бәйрәмнәр бик күп әлбәттә, ләкин аларның берсе икенчесен кабатламый.

“Балачак бәйрәме!”(бәйрәм кичәсе)

Балаларны яклау көне уңаеннан, аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру, иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру максатыннан 2нче июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Балачак бәйрәме!” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәп базасында эшләүче лагерьга йөрүче 27 бала катнашты.

Чишмә бәйрәме! (праздник родника)

Су- кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк . Аннан башка тормыш юк. Су - яшәү чыганагы һәм дөньяның кыйммәтле байлыгы.Ә чишмә суына берни җитми! Кайда бар бездәге чишмәләр?!

“Дару үсемлекләрен беләсеңме?” (информационно-познавательный час)

Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, агулы үләннәр турында белем бирү, балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Дару үсемлекләрен беләсеңме?” дигән танып белү сәгате үткәрелде.”

“Юлда йөри беләсеңме?” викторина.

Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан,16нчы май көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 5,6 нчы класс укучылары өчен “Юлда йөри беләсеңме?” дигән исем астында викторина үткәрелде.

«Яз сулышы» (әдәби мәйдан)

Авыл халкын күңелле ял иттерү, матур әдәбиятка, сәнгатькә ихтирамны арттыру максатыннан чыгып, 6нчы май көнне Ашытбаш авылы мәдәният йорты ял бакчасында “Яз сулышы” исемле әдәби мәйдан үткәрелде.

«Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!» (шәфкатьлелек дәресе)

18 апрель көннеАшытбаш авыл китапханәсендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү,кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, яхшыны яманнан аера белү, изгелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!” исемле дәрес-уен узды.