Нәүрүз мөбарәк булсын! (бәйрәм кичәсе)
16 март көнне Ашытбаш мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, авыл халкы җыелды.
16 март көнне Ашытбаш мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, авыл халкы җыелды.
Һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтәләр.Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында зурлап билгеләп үтәләр.
18март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Табигатьне саклыйк һәм яклыйк!” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде.Анда урта мәктәпнең 8-9 класс укучылары катнашты.”
Инде билгеле булганча, 2019нчы ел Россиядә – Театр елы буларак игълан ителгән иде.7нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында якташыбыз, язучы Мөнирә апа Сафинаның 3 пәрдәлек “Ике болыт “ драмасын сәхнәләштереп күрсәттек.
6 март – Бөтендөнья кычкырып уку көнендә “Кояшкай” балалар бакчасында чын мәгънәсендә китап бәйрәме булды.Китапханәче бакча балалары өчен А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын алып килгән иде.
23нче февраль көнне ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Егетләр, көч сынашыйк!” дип исемләнгән бик матур кичә-уен үтте.
Барыбызга да билгеле булганча, 21 февраль – туган тел көне буларак зурлап билгеләп үтелә.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу датага багышлап “Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде.
21 февраль – халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Татар теле үзенең үсеш дәверендә күп кенә кыенлыклар аша үткән.Ә милләтебезнең саклануы, иң беренче чиратта, телебезгә бәйле.Минем уйлавымча, телне саклауны кечкенәдән, бала туганнан алып башларга кирәктер.Ашытбаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында да берсеннән-берсе матур, шат күңелле балалар тәрбияләнә.
Ашытбаш авылы китапханәсендә иске батарейкаларны җыю буенча “Керпенең гомерен саклыйк!” дип аталган акция башланды.
7нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә югары класс укучылары өчен матбугат көне үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 10нчы класс укучылары катнашты.
Ашытбаш авыл китапханәсе татар милли мәдәни үзәге булып санала.Ә татар хатын-кызлары исә буш вакытларын бер дә юкка уздырмаганнар.Бәйләү, чигү, тегү – аларның яраткан шөгыленә әйләнгән.
27нче январь көнне Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә 75 ел тулды. Шул дата уңаеннан, китапханәнең актив укучылары авыл уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне кардан чистарттылар.
Укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан 22нче январь көнне китапханәдә хәтер сәгате үткәрелде.
Барыбызга да билгеле булганча, 2019нчы ел- “Эшче профессияләр елы” дип игълан ителгән иде.Шул уңайдан, 17 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучы балалар белән һөнәрләр темасына чара үткәрелде.
Әле кайчан гына яңа ел җитә дип йөргән булсак, инде искечә яңа елны каршылар көн дә килеп җиткән икән бит.Менә шул уңайдан, 12 нче январь көнне күрше Кысна авылында матур бәйрәм булып узды.Аны Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә үткәрде.
Укучыларның кышкы каникулларын тагын да кызыклырак үткәрү максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә кар бөртекләре ясау буенча мастер класс үткәрелде.
Фатих Кәрим –татар халкының патриот - шагыйре. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур.
Татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург,якташыбыз, Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар өчен “Театр кеше күңеленә турыдан –туры юл салучы сәнгать!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
29нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында яңа елны каршы алуга багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Г.Тукай исемендәге башлангыч класс укучылары өчен каникулның беренче көне гаять күңелле узды.Чөнки мәктәпкә кыңгыраулы атларын җигеп Кыш бабай, Кар кызы һәм Акбай кунакка килде.