Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Исәнмесез, кошкайлар!” исемле чара үткәрелде.
Һәр елны 12 апрельдә Россиядә һәм башка илләрдә халыкара космонавтиклар көнен билгеләнеп утелә.Бу уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен,космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан “Галәмгә сәяхәт!” исемле белем сәгате үткәрелде.
Китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китапка булган кызыксынуларын арттыру, язучыларның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма!”дип аталган китап бәйрәме үткәрелде.
18 март көнне Ашытбаш мәдәният йорты каршына Нәүрүз бәйрәмен каршы алырга Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе укучылары, укытучылар, авыл халкы җыелды.Иң элек укучылар яз турында шигырьләр сөйләделәр, “Нәүрүзбикә”не кунакка чакырдылар.
Әниләр – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.Әни булган җирдә ризык бар, җылы бар.Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез – әниләр, апалар, сеңелләр көненә багышлап, Ашытбаш мәдәният йортында җылы, матур эчтәлекле кичә оештырылды.
Балалар организмына наркотик матдәләрнең зарары, яшүсмерләрне әфьюн кулланырга этәргән сәбәпләр һәм бу яман чирдән котылу юллары турында; тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында аңлату максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучыларны түгәрәк өстәл артына җыеп, сөйләшү үткәрелде.
23 февраль кичендә Ашытбаш мәдәният йортында "Ватанны саклаучылар көненә" бик матур, күңелле чара “Ягез әле, әтиләр!" дип аталган кичә-бәйге үтте. Кичә " Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар чыгышы белән башланып китте.
Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү,мәкаль-әйтемнәрне күбрәк өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары булдыру максатыннан, 21нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Чәчәк кебек матур туган тел!” исемле КВН- ярыш үткәрелде.
М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау,укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, 14нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә тамчы-шоу уены үткәрелде.
Һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, төрле профессия кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, 7 февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә конкурс-кичә үткәрелде.
2017нче ел- Россиядә экология елы дип игълан ителгән иде.Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру,чишмәләрне саклауның яхшы, күркәм эш икәненә төшендерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан,24 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Су- табигатьнең кешегә биргән иң зур байлыгы!” дигән чара үткәрелде.
4нче январь көнне Ашытбаш авылында “Смешарик һәм башкалар!” дип исемләнгән балалар өчен күңелле уеннар үткәрелде.
Барыбызга да билгеле булганча, декабрь башыннан инвалидлар декадасы башлана.3нче декабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә дә, инвалид язучы Ф.Яруллин иҗаты буенча әдәби кичә үткәрелде.
20нче ноябрьдә балалар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.Һәр бала белем алуга,үз фикерен белдерергә хокуклы.Балаларны да зурлар белән бертигез күрергә кирәк.Ә менә балалар үзләренең хокукларын һәм бурычларын беләләр микән соң?
21нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортының фойесында “Халкымның күңел бизәкләре”дигән күргәзмә оештырылып, “Ак калфакның табылган чагы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Анда авылыбызның ак яулыклы әби-апалары, мәктәп укучылары катнашты.Чара татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту,онытыла барган гореф-гадәтләрне саклау, һәм борынгы ырым-йолаларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.
20нче октябрь көнне яраткан язучыбыз Н.Гыйматдиновага-60 яшь тулды. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Серле ут син- каләм уты,янасың көн дә төннәр!” дигән китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм язучының иҗатын үз итүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.
1октябрьдә – күркәм бәйрәм,өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Менә шундый матур,җылы кичә 29 сентябрь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында да оештырылды.
“Ил терәге – икмәк!”,- дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр.Менә шул төшенчәне үсеп баручы яшь буынга җиткерү максатыннан,Ашытбаш авыл китапханәсендә “Ил терәге-икмәк!” исемле балалар иртәсе уздырылды.
Г.Тукай исемендәге төп гомуми урта белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларга мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды.Аны авыл китапханәсе мөдире Сабитова Т.А. алып барды.
Якташ язучыбыз М.Галәүнең тууына-130 ел уңаеннан, 8нче сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә искә алу чарасы үткәрелде.Анда 7-8нче класс укучылары чакырылган иде.