Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

«Ленинград блокадасында балалар» батырлык сәгате

27 гыйнварда 13.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә Ленинград блокадасын бозуның 81 еллыгына багышланган чара уздырылды. Дәрескә кече һәм урта сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара презентация һәм Ленинград блокадасы турындагы китаплар белән тулыландырып барылды.

Холокост-буыннар хәтере (хәтер сәгате)

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу фаҗигале вакыйгалар истәлегенә Ашытбаш авыл китапханәсендә 5-7 сыйныф укучылары өчен «Холокост – буыннар хатере» дип аталган хәтер сәгате үткәрелде.

«Студент-лови момент!».

26 гыйнварда 19.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә студентлар өчен "Студент-лови момент!» дигән чара үткәрелде. Китапханә мөдире Россиядә Студентлар көне кайчан билгеләп үтелә башлавын, бу көнне башка илләрдә ничек билгеләп үтүләрен сөйләде.

Әтәчкәй-алтын тарак!

11нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында башлангыч класс укучылары өчен күңелле чара үткәрелде. Балалар «Петушок – золотой гребешок» дигән рус халык әкиятен яратып тыңладылар һәм аның буенча сорауларга җавап бирделәр.

“Яңа ел маҗаралары!” балалар бәйрәме

Яңа ел бәйрәмен балалардан да күбрәк көткән кеше юктыр ул, мөгаен.Чөнки яңа елда бүләкләр, төрле күңел ачулар, иң мөһиме кышкы каникулларның булуы. Ел саен балаларның кышкы ялларын файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан чыгып, чыршы бәйрәмнәре үткәрәбез.

“Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!”

9нчы декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Коррупция- хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе.

“Геройлардан үрнәк алыйк!” батырлык сәгате.

3 декабрь көне хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә, "Билгесез Солдат" көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсенә дә укучы балалар чакырылган иде.

“Бердәмлектә –көч”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. Шул уңайдан, башлангыч класс укучылары өчен толерантлык дәресе уздырылды.

"Авылым һөнәрчеләре"

31 октябрьдә Ашытбаш авыл китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен авыл һөнәрчеләренә багышланган чара узды.

"Аниматорлар көне"

28 октябрь көнне аниматорлар көне билгеләп үтелә. Менә без мәдәният хезмәткәре дә "Кояшкай" балалар бакчасына кунакка бардык. Балаларны мультфильм тарихы белән кыскача таныштырдык, аны ясау буенча аңлатма биреп үттек.

9нчы октябрь –почта көне

БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. Шул уңайдан, 9нчы октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә почта хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды. Хат ташучылрны бәйрәмнәре белән котладык.

«Бәйрәм белән, укытучылар!»

Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шул уңайдан, 5нче октябрь көнне Ашытбаш авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, остазларыбызны тәбрикләү өчен Г.Тукай исемендәге урта мәктәпкә бардылар.”

"Онытылмас еллар кайтавазы"

27нче сентябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Милли мәдәният саекмас чишмә" иҗади бәйге кысаларында Ашытбаш һәм Акчишмә авыл китапханәчеләренең иҗат бәйгесе узды. Язучы Ибраһим Гази иҗаты буенча "Онытылмас еллар кайтавазы" исемле чара залда утыручы китап яратучыларны битараф калдырмаган дип уйлыйм.

Язучы да- Алиш, батыр да! әдәби кафе

16нчы сентябрь көнне 13.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Язучы да- Алиш, батыр да" дигән әдәби кафе үткәрелде.

“Дәүләт символлары- азатлык билгесе!” патриотик сәгать

30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан, 22 нче август көнне кече яшьтәге укучылар өчен Ашытбаш авыл китапханәсендә дәүләт символларын өйрәтү буенча патриотик чара үтте.

"Татар милли бизәнү әйберләрендә-халкым тарихы!"

28июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта, өлкән сыйныф укучылары өчен мастер-класс элементлары белән очрашу узды. Очрашуга татар орнаментларын кулланып бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнүче останы чакырдык.