Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да,шул ук вакытта кызыклы да.Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала.
1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.1октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә ”Өлкәннәрне котла һәм чәчәк бүләк ит!”акциясе үткәрде.
25нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбенең башлангыч класс укучылары өчен “Әдәп төбе- матур гадәт!” исемле чара үткәрелде.
Оста әкиятче, шагыйрь, герой- шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның тууына 110 ел уңаеннан, 15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге төп гомумбелем мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен “Язучы да Алиш, батыр да!” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде.
14 сентябрь – барлык китапханәләрдә, мәктәпләрдә музейларда Бердәм мәдәният дәресләре уза.Шул максаттан, Г.Тукай исемендәге төп гомумбелем урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары өчен “Мәдәниятле-димәк әхлаклы!”дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде.
3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Саннарга күз салсак, күпме терроризм афәтләрен күрәбез. Һәр кеше куркыныч хәлләргә юлыкса үзен-үзе саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш.
Балаларның 1нче класска керүләрен күңелле итеп истә калдыру, мәктәпкә, белемгә кызыксыну уяту, китапханәгә йөрүнең кирәклеген төшендерү максатыннан чыгып, 1 нче сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә театральләшкән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәгә 1нче классак укырга керүчеләр әти-әниләре, укытучылары белән чакырылган иде.
30 август - республикабызда яшәүче барлык халыкның уртак бәйрәме. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде.Балаларга Республика көне, дәүләт символикасы, гимн турында мәгълүмат бирү, аларның күпмилләтлелек турында белемнәрен баету максатыннан, 28нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Чал тарихны ташлар сөйли, аңлый бел телен генә!”дип исемләнгән чара үткәрелде.
22 август - Россия флагы көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен китап күргәзмәсе ясап куелды һәм информина үткәрелде.
3нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның юбилее уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык.
Балалар бирегә килеп китап-журналлар дөньясы белән таныша, дуслары белән аралаша, ял итә алсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган
6 нчы инюнь – рус халкының бөек язучысы Александр Сергеевич Пушкин туган көн.Бу көнне шулай ук, рус теле көне буларак та билгеләп үтәбез. А.С. Пушкин – рус мәдәниятенең символы.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Пушкин әсәрләре буйлап..!” дигән уен-сәяхәт үткәрелде.
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмне без дә Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бик күңелле итеп үздырдык.Бәйрәмгә Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбе базасында оешкан лагерьга йөрүче укучылар килде.
Каникулларны кызык һәм файдалы үткәрү максатыннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә "Күңелле каникуллар-яхшы китап белән" исеме астында акция үтте.
"Табигатькә, кунакка!"(экологик экскурсия)
Китапханә һәм клуб хезмәткәрләре тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, 8нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында булачак бәйрәм кичәсенә чакыру хатлары өләшеп чыктылар. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган бу бәйрәмдә Г.Тукай исемендәге төп гомум белем мәктәбе укучылары катнашты.
4нче май көнне Самара балалар китапханәсе “Читаем детям о Войне-2018” акциясен оештырды.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу акциядә бик теләп катнашты.Иң элек китапханәгә “Кабат кынга үрелмәсен заман, уяу торыйк хәтер сагында!” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.
Быелгы шигырь бәйрәме Г.Тукай исемен йөртүче Ашытбаш урта мәктәбе укучылары өчен дә бик файдалы, эчтәлекле үтте.Авыл китапханәсе белән берлектә, укучыларга язучының шигырьләрен ятлап килергә, аның иҗаты буенча рәсемнәр, кул эшләре ясап килергә кушылган иде.
25 нче апрель көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булдылар.Алар Тукайның әкият геройлары булып килгәннәр иде.Балалар кунакларны бик шатланып каршы алдылар.
25нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә якташ язучы Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан,“Тукай безнең күңелләрдә!” дип аталган тамчы-шоу уены үткәрелде.