Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Акча һәм аның функцияләре” (икътисад сәгате)

Акча, банклар, аларның эшчәнлеге турында күзаллауларын киңәйтү, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, икътисади белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру, бүгенге икътисад шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү максатларыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе 9нчы класс укучылары белән икътисад сәгате үткәрде.

“Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы!” (информина)

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, "Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы " дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр.Чара яшь буында коррупциягә каршы көрәш, кешелек кыйммәтләре тәрбияләү һәм коррупция төшенчәсен аңлату, аның тарихына кыскача күзәтү ясау, илебездә аңа каршы алып барылган көрәш чаралары белән таныштыру максатларыннан уздырылды.

Китапханә-белем учагы.

Бүгенге заманда безнең һәркайсыбызның Интернет дип аталган зур китабыбыз бар. Без төп мәгълүмат чыганагы сайтлар, социаль челтәрдәге күпсанлы битләр булган заманда яшибез. Әмма кулга тотып укый ала торган китапны берни дә алыштыра алмый.

"Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара!”

Ел дәвамында китапханәбезгә китаплар еш кайта һәм алар киң катлам укучыга тәкъдим ителә.Китапларның күбесен халык яратып укый.Өлкән яшьтәге укучылар гыйбрәтле, тормышчан әсәрләр укысалар, ә яшьләребез детектив, мәхәббәт турында романнар укуны кулай күрә.

Сезнең өчен газета-журналлар!

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китап, газета журналларның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый.

"Сәнгать белән көчле без!" (библиотөн 2019)

3нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында “Сәнгать белән көчле без!” дигән кичә үткәрелде.Анда студентлар һәм урта яшьтәге китап укучылар катнашты.Сөйләшүебезнең төп темасы- татар мәдәнияты, сәнгате турында иде.

Каникулда китап-журналлар белән!

Менә ниһаять көзге каникуллар да җитте.Балалар бу ялларны зарыгып көтте.Ялларда өйдә нишләп ятарга кирәк, әлбәттә,китапханәгә барырга!

“Үткән гомерем-бер мизгел!”(әдәби-музыкаль кичә)

Көз аеның икенчесенә аяк баскан чакта бер бик матур, күңелгә якын бәйрәм бар.Ул- өлкәннәр көне.Лаеклы ялга чыккач, кеше өчен икенче бер тормыш башлана диләр, бәлки, бу дөрестән дә шулайдыр. 1нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, лаеклы ялдагылар өчен матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.

"Арча төбәге музейлары"( мәдәни дәрес)

Һәр елны Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы башлангыч класс укучылары өчен мәдәни көндәлекләр бастырып чыгара.Ә без – китапханәчеләр, үз чиратыбызда, укучыларга шушы китапчыкларны тапшырабыз.

"Без-төрле, без - бергә!".(түгәрәк өстәл)

6нчы сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 6нчы класс укучылары катнашында дуслык темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.Анда шул тема буенча җылы сөйләшү булды.Укучылар дуслык буенча үз фикерләрен җиткерделәр.Дус, тату булганда гына, авырлыкларны җиңәргә мөмкин дигән фикергә килделәр.

"Кулга-кул тотынып, серле белем иленә!" белем бәйрәме.

Әле кайчан гына балаларның көтеп алган җәйге яллары җиткән иде, инде менә ни арада җәй үткән, кабаттан мәктәпкә барыр чак та җиткән икән бит.1нче сентябь-ял көненә туры килгәнлектән, быелгы белем бәйрәмен укучылар 2нче сентябрьдә бәйрәм итте.

Чишмәгә сәяхәт

28 нче август көнне китапханәгә йөрүче актив укучылар белән Ш.Мәрҗани һәм Нурислам чишмәләренә экскурсиягә бардык.