Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

“Театр – серле дөнья” - мәдәни дәрес .

Дәрес башында алдагы мәдәни дәресләрдә алган белемнәрне ныгыттык, узып баручы елның Россиядә театр елы икәнен билгеләп үттек. Китапханәче театр турында лекция укыды, мәдәни көндәлек белән эшләдек, балаларга шундый сорау куелды: “Театрда нинди һөнәр ияләре эшли?”

“Илең турында уйласаң, гомерең озын була” - фикер алышу.

Башта “Илең турында уйласаң, гомерең озын була” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык , Фатих Кәрим башкарган батырлык турында сөйләштек, аның тормыш юлы белән таныштык. Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннары укытучылар Сабирзянова Х.Ф., Гарифуллина Фәния Фатих Кәримнең шигырьләрен, поэмаларын кычкырып укыдылар. Укучылар белән шушы шигырьләр, поэмалар буенча күмәк фикер алыштык.

Киң катлау китап укучылар өчен музыкаль кунакханә "Хуш киләсең, Яңа ел!"

Безнең Яңа ел бәйрәменә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.

Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен тәрбия сәгате ”Мәрхәмәтле булсаң, мәртәбәле булырсың”

Инвалид-укучы Галяветдинов Рамисне Мөмкинлекләре чикле булучылар көне белән котладык, китап укучылар Рәмис белән җылы әңгәмә оештырды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, Рамис җавап бирде, ул тарих фәнен бик яратуын , кызыклы тарихи вакыйгалар сөйләде.

Киң катлау китап укучылар арасында “Ришвәтчелек белән очраштыңмы, аны җиңеп буламы?” исемле социаль сораштыру

Әлеге сораштыру коррупция кайсы өлкәләрдә таралганын ачыкларга, аңа каршы көрәш чараларын кайда җәелдерергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Анкета зур түгел, әз генә вакыт эчендә барлык сорауларга да җавап биреп бетереп була.

Өлкән мәктәп яшендәге китап укучылар өчен мәгълумати - белешмә сәгате “СПИД- гасыр бәласе”

Китапханәче “ВИЧ берәүне дә аямый” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аеруча укучыларның игътибарын “Арча хәбәрләре” газетасының 30 ноябрь санында чыккан ”Күрешүдән курыкма” исемле язмадагы Арча районы үзәк хастаханәсе врач- эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән булган әңгәмәгә юнәлтте.

Киң катлау укучылар өчен Билгесез солдат көненә багышланган ““Ә кайда соң сезнең кабер , хәбәрсез югалганнар?” исемле сорау- күргәзмә.

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар һәм Ак-Чишмә авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, җирләнгән урыннары билгесез булган, солдатлар турындагы язмалар белән танышырга мөмкин

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан киң катлау китап укучылар өчен китап күргәзмәсе“Язмышларга буйсынмас җаннар”.

Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырга мөмкин.

Киң катлау укучылар өчен конкурс “Ягез әле, әниләр!”

Командалар матур итеп бәйрәм белән котладылар, әниләр турында бик күп җырлар башкардылар, бишек җырлары белән, әкиятләр сөйләп балаларын йоклаттылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр әйттеләр, бәйләнгән күз белән төрле яшелчәләрне аерып бирделәр, шигырьләр язып күрсәттеләр,