Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Бәйрәм кичәсе “Матур май - Бөек Җиңүле ай!”

Мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.

Дискуссия”Үстергән дә безне чын дуслык”

Балалар әкияттәге Камыр батыр, Тимер батыр, Бакыр батыр арасындагы дуслык турында сөйләделәр, Камыр батыр авырлыкларны җиңеп үтә белгәне һәм дусларын гафу иткәненә сокландылар, әкият безне нәрсәгә өйрәткәнен ачыкладылар, аның эчтәлеген сөйләделәр.

“Бөек Җиңү хәтердә, китапта”исемле китап күргәзмәсе-уйлану

Авылдашларыбызның сугыш чоры һәм Җиңү көне турындагы истәлекләре, яу кырында үлеп калган һәм илгә Җиңү алып кайткан авылдашларыбыз турында мәгълуматлар, Җиңү турында китаплар белән танышырга мөмкин.

Интеллектуаль уен “Кто хочет стать ”Знатоком истории родного края?”

. Ике уенчыга компьютерда сорау бирелә, бу сорауга дөрес җавапны дүрт вариант арасыннан сайлап аласы, дәфтәр битенә язып куясы, сорауга җавап язу өчен 1 минут вакыт бирелә. Шул рәвештә 10 сорауга да җавап язгач, җаваплар язган кәгазь тапшырыла, чираттагы 2 уенчы уенны дәвам итә.

"Барлык һөнәр мактаулы"Профессия базары

Кайсы һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык, интернеттан кереп профессиограммалар белән танышырга тәкъдим иттек.

Урман репортажлары конкурсы

Язгы каникулга киткәндә кече яшьтәге китап укучыларга кошлар көненә урман репортажлары язарга кушкан идек. Конкурска 3 эш килде, Гаптелхәев Алмаз язып алып килгән репортаж иң уңышлысы дип табылды.

Библиотека дәресе- әңгәмә “Китап уку ул минем өчен...”

Башта китапханәче “Китап - белем чишмәсе” исемле лекция укыды, китап укучыларга төрле эчтәлектәге китапларга карап күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табарга өйрәтте.

Кычкырып укулар ”Без- Алиш оныклары”

Бөтендөнья кычкырып уку көнендә безнең китапханә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле Республика акциясенә кушылып, мәктәпкәчә яшьтәге китапукучылар өчен кычкырып укулар оештырды.

" Туган туфрак җылысын тоеп”- китап күргәзмәсе.

Күргәзмәдә татар әдәбиятының аксакалы Әмирхан Еникинең тормыш юлы, иҗаты, дәүләт бүләкләре, аның күп кенә китаплары ( үз сүзләре белән әйтсәк, “озын гомер юлында башкарган бик әз генә хезмәте”), замандашларының Әмирхан Еники турындагы истәлекләре белән танышырга мөмкин.

“Сәнгатькә багышланган гомер” - белешмә- мәгълумат сәгате.

Китапханәче якташыбыз, драматург, режиссер, актер, шагыйрь Гафур Каюмовка багышланган “Оста актер, уңышлы драматург”исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, аңа 60 яшь тулган булыр иде дип билгеләп үтте.

Фольклор кичәсе “Тел – милләтнең сакчысы”

Башта китапханәче кичәгә килүчеләрне Халыкара Туган тел көне белән котлады, бу бәйрәм кайчаннан һәм нинди максатларда билгеләп үтүен сөйләде, “Тел – милләтнең сакчысы”, “Милләт язмышы хатын- кыз кулында” исемле китап күргәзмәләре белән таныштырды.

Лекция “Мин дә шулай сөйсәм Ватанны”

Китапханәче патриот- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, “Чын батырлык үрнәге” исемле электрон презентация белән таныштырды.

Кычкырып уку “Ак тәпи ник моңая?”

Роза Хафизованың “Актәпи” исемле китабыннан ”Актәпи ник моңая?” исемле әкиятне, “Кирлемән” исемле әкият-повестьне кычкырып укыдык, аларны анализладык, бу әкиятләрне кыскача сөйләп күрсәттек.

Белгеч көне «Ак карда чаңгы юлы, шумый булмый бу юлы”

Медсестра Камалова Альбина Алексеевна кеше тормышында спортның һәм дөрес туклануның роле турында сөйләде. Кышкы һава кислородка байрак булуы, без шуннан файдаланып калырга тиеш икәнен әйтте, телефон , компьютер артында утыру сәгатьләрен кыскартып, чаңгыда шуу өчен файдаланырга чакырды.