Күргәзмәдә наркомания турында фәнни-популяр китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, сәламәт рәвеше алып барырга өндәүче китаплар белән танышырга мөмкин .
Башта балаларны- “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Балаларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдым.Казан шәһәрендә июнь аенда үтәчәк Бөтендөнья футбол Чемпионатын карарга чакырдым.
Безнең җирлеккә кергән истәлекле урыннарны атадык. Җирле атамалар белән таныштык. Туган авылыбызның матур урыннарын санап үттек,авылыбызның киләчәген кем ничек күзаллаганын сөйләде. Авылны төрле яктан урап алган урманнарның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап сәяхәткә киттек. Ял итәргә туктаган арада Арча районының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне, җәнлек һәм бөҗәкләрне искә төшердек, төрле уеннар уйнап алдык
Кичәне мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. ачып җибәрде ,кичәгә килүчеләрне быелгы уку елындагы соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. Китапханәче уку елы дәверендә иң актив китап укучыларны, чараларда иң күп катнашучыларны билгеләп үтте, дипломнар, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды, бәйрәм белән котлады. Кичә матур шигырьләр, моңлы җырлар, заманча көйләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Китапукучылар суның тормышыбыздагы әһәмияте , аның төрле халәтләре , су чыганаклары турындагы бик кызыклы чыгыш тыңладылар . Ак-Чишмә авылы буйлап агучы инеш һәм ул коя торган Хотня елгасы турында мавыктыргыч әңгәмә кордык . Соңгы елларда инештә суның бик нык кимүе , андагы экологик хәлнең начар булуы турында билгеләп үттек .
Башта бакчада нәрсәләр үстереп булуы хакында сөйләштек.Һәр бала үзләренең һәм мәктәп бакчасында нәрсәләр үсүе турында сөйләде. Аннары бакчада үскән җиләк-җимеш,яшелчәләр,чәчәкләр нәрсә өчен икәне турында аңлаштык. Катнашучы балалар бакчада нинди эшләр эшләүләре,әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Соңыннан бакчада язгы эшләрне бергәләп башкардык.
“Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.” дигән татар халык мәкален анализладык, 1949 нчы елгы башлангыч класс укучылары белән хәзергеләрне чагыштырдык, ул чорның әдәп нигезләре белән таныштык. Шигырь китапларыннан әдәплелек турында шигырьләр укыдык, бу шигыре аркылы автор балаларга нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаштык.
Күргәзмәдә гаилә тормышы турында фәнни-популяр китаплар һәм матур әдәбият, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, Ак-Чишмә авылында бергә 64 ел гомер кичергән Гариповлар гаиләсенең бәхет серләре белән танышырга мөмкин .
. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Шушы бер ел эчендә 3 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Миннулла абыйның 2017 нче елның июлендә безнең арабыздан мәңгегә китүен әйтте. Балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды.
Китапханәче башта авыл хуҗалыгының үсеш баскычлары белән таныштырды. Аның бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы үсешенең төп факторы итеп махсус авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү тармагын тагын да үстерү һәм аны чит илләр дәрәҗәсенә җиткерү икәнен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгында нанотехнологияләр куллану киң колач ала баруын конкрет мисалларда күрсәтте.
Әкрен генә ”Әллүки” җыры яңгырады. Китапханәче Роберт Миңнуллинның “Әллүки” шигырен сөйләде. Китапханәче кыскача Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повесте белән таныштырды. Балалар башкаруында Габдулла Тукай шигырләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
Икенче апрель – Халыкара балалар китабы көне.Егерме дүртенче апрель –Халыкара КИТАП көне . Шушы уңайдан балалар китап иле буйлап сәяхәткә чыктылар . Беренче тукталыш – китап белән танышу, китап бастыру өчен никадәр кеше тырышуын сөйләштек, китапны саклау кагыйдәләрен атадык. Икенче тукталыш бәләкәйләр өчен язылган тәмле китапларда иде.Бу тукталышта балалар матур тәмле сүзләр турында хикәяләр, шигырьләр укыдылар, мәкальләр тыңладылар, үзләре белгән матур сүзләрне санап үттеләр.
Тарихи урыннарга багышланган сораулар яңгырады. Беренче сорауга дөрес җавап бирүче икенче сорауның төрен сайлап алу хокукын ала, шулай итеп катнуашучылар сораулар чылбырын өзмичә җавап бирә барды.
Сүз “Кош канаты , гаилә татулыгы белән көчле”дигән канатлы гыйбарәне анализлаудан башланды. “Канат кошлар өчен ничек әһәмиятле, татулык та гаилә өчен шулай ук зарур, -дип дәвам итте китапханәче. “Гаилә ныклыгы хатын-кыздан тора, – диде ул.
Башта югары класс укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар. Китапханәче вузлар рейтингы, вузларның тулай торакларына урнашу мөмкинлекләре белән таныштырды. Аннары “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмалар белән таныштык.
Күргәзмәдә гаилә тормышы турында китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, Ак-Чишмә авылында бергә 64 ел гомер кичергән Гариповлар гаиләсенең бәхет серләре белән танышырга мөмкин .
. Иң актив катнашкан китапукучылар беренче баскычның беренче басмасына узды. Һәр сорауның җавабының дөреслеген “Кошлар – табигать бизәкләре” исемле электрон презентация аша тикшереп бардык. Күчмә һәм утрак кошлар турында яхшы белүче 6 китапукучы икенче баскычка үтте, урман һәм басу кошлары турында иң күп белүче 4 китапукучы өченче баскычка үтте, бу баскычта кошларның тән тәзелеше үзенчәлекләре, кошлар турында сынамышлар белүчеләр “эрудит” исеме өчен көрәште.
Башта “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Күргәзмәдә куелган татар-халык киемнәрендә энҗе белән чигү элементлары күп булуга балаларның игътибарын юнәлттек. Балалар кунакка килгән Гөлнур апаның калфак читенә энҗеләп матур бизәк төшергәнен игътибар белән күзәттеләр.
Күргәзмәдә Рабит Батулланың китаплары, вакытлы матбугатта чыккан язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 28 нче мартка кадәр эшли.
Башта мәктәп директоры Сабирзянова Х.Х. әниләрне бәйрәм белән котлады. Аннары китапханәче “Сез – дөньяның нуры, бизәге” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, иң күп китап укыган әниләрне һәм балаларны атады, иң күп чарада катнашкан, төрле конкурсларда җиңгән укучыларны әйтеп үтте, җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар.