Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Мәрхәмәтлек сәгате "Мәрхәмәтле булсаң, мәртәбәле булырсың”

Китапханәче “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап, мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин, Рөстәм Нәбиев һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырды.

“Моң чишмәсе” исемле китап күргәзмәсе

Композитор Салих Сәйдәшевның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, Кәрим Тинчурин, Г.Тукай бәйләнешләре белән танышырга була.

"ТАССР: Театрлар унъеллыгы" Мәдәни дәрес

Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен узган "ТАССР: Театрлар унъеллыгы" исемле мәдәни дәрестә республикабызның 1930- нчы елларда мәдәният үсеше белән таныштык.

Дискуссия"Заман техникасын иярлик!"

Урта мәктәп яшендәге китапукучылар арасында “Сез заманча авыл хуҗалыгы техникасын иярләргә әзерме?” дигән сорауга бергәләп җавап эзләдек.

Музыкаль кунакханә "Күңелемә көзләр шакый"

Ак – Чишмә авылы китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде

Музыкаль кунакханә "Сезне бизи елмаю"

Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар. Әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Кызлар, әниләр төрле ярышларда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Түгәрәк өстәл “Эше барның – эше бар”.

Катнашучы балалар бакчада нинди эшләр эшләүләре, әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Әти- әниләре нинди кул эшләре тотуын әйттеләр.

Утырма ” Бер яшьлектә, бер картлыкта”

Чарада катнашучылар үзләре алып килгән кул эшләрен башкарганда кара-каршы такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр аша үзара аралаштылар, милли җырлырыбызны җырлап иркенләп күңел ачтылар.

Тәрбия сәгате “Язмышларга буйсынмас җаннар”

Урта мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Язмышларга буйсынмас җаннар”исемле тәрбия сәгатендә физик мөмкинлекләре чикле булып та чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия булучылар хакында сүз барды.