Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

“Музейлы Татарстан”исемле мәдәният дәресе

Урта мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Музейлы Татарстан”исемле мәдәният дәресе укучылар үзләре күргән музейлар турында сөйләүдән башланды, музейда күргән һәм аеруча истә калган экспонатларны атадылар.

“Сак булыгыз: алдаркараклар” белешмә - мәгълүмат сәгате

Китапханәче көндәлек кулланыш техникасы өйләргә кереп тәкъдим итүчеләрдән ничек итеп алданмаска икәнен аңлатты. Шулай ук үзләрен газ оешмасыннан, банктан я пенсия фондыннан дип атап өйләргә йөрүчеләр белән аралашканда нинди кагыйдәләрне искә тотарга, бу кешеләр шик тудырса, үзеңне ничек тотарга һәм кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге хакында сөйләде.

Сәнгать киче “Ач, Шигърият, серләреңне!”

Киң катлау укучылар өчен “Шигърият дөньясында” исемле күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәгә күзәтү ясалды, Хисматуллина Алисә һәм Мухаметдинова Халидә үзләре язган шигырьләр белән таныштырды, соңыннан китап укучылар үзләре төрле темадагы шигырьләрне кычкырып укыды.

“Туган як чишмәләре” дип аталган мәдәни дәрес

Дәреснең башында китапханәче чишмәләр турында лекция укыды, Мөхәммәт Мәһдиевның “Торналар төшкән җирдә” повестеннән “Әле дә чишмәләр бар әле...” исемле хикәясен кычкырып укыды.

Мәдәни дәрес “Туган илем – гүзәл җирем”

Үзебезнең республика, аның символикасы,президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек.Укучылар җәйге каникулда республикабызның нинди истәлекле урыннарында булганнарын атадылар. Мәдәни дәресләрдә без бергәләп укыячак “ Мавыктыргыч Татарстан” китабы белән таныштык.

“Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел” дип аталган сәламәтлек дәресе.

Башта кеше өчен сәламәтлек саклауның ничек мөхим икәнлеге хакында сөйләштек. Сәламәтлеккә зыян салучы факторларны барладык. Балалар узләре исерткечләргә нинди эчемлекләр кергәнен атадылар, күрсәтелгән эчемлекләрне файдалы һәм зарарлыга аердылар.

Шатлык ярминкәсе"Матурлык дөньяны коткара"

Антон Павлович Чеховның «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә» дигән канатлы сүзләрен искә төшердек. “Матурлык” дигән зур төшенчә үз эченә нәрсәләр алганы хакында сөйләштек. Тышкы матурлыкның кеше тормышында зур әһәмиятен аңлаттык.

«Һөнәре булган – уңган” исемле осталык дәресе

мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар. Китапханәче тегүче һөнәре, аның нечкәлекләре, өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштырды, бу һөнәрне кайсы уку йортларында алырга булганлыгы турында сөйләде.

Викторина “Гөлләрем, гөлкәйләрем”

Чәчәк үстерүче һәм флорист һөнәрләре турында кыскача аңлатма биргәч, викторинада катнашырга теләүчеләргә викторина сорауларын өләштек.

“Көмеш кыңгырау – безнең белән!” матбугат сәгате

Китапханәче “Көмеш кыңгырау” газетасының соңгы номерларына күзәтү ясады. 2019 нчы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан “Яшь профессионаллар яисә WorldSkills” исемле мәкаләне укып, Казанда узган VII Милли чемпионатта Татарстан җыелма командасы беренче урынны яулавы белән горурландык.

“Йөгерек су, битемне чиста ю!” Әңгәмә- практикум

Яшьләр белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.

Мастер – класс “Кулъяулыгым - бүләгем”

Мастер- класста катнашучыларны кулдан чигеп ясалган ашъяулык, кулъяулык, баш яулыгы белән таныштырдык һәм чигү җепләре, киерге , чигү өчен сүрәт төшерелгән хәзерләмәләрне алып чигү буенча беренче күнекмәләрен башкардык, кулъяулыкның читләрен эшкәртергә өйрәндек.

Бәйрәм кичәсе “Матур май - Бөек Җиңүле ай!”

Мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.