Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Экология сәгате “Табигать безнең яклауга мохтаҗ”,

Китап укучылар белән табигать турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләштек.

Тәрбия сәгате " Гаилә тату булса, тормыш матур була"

Ризаэтдин Фәхретдиннең гаилә турындагы нәсыйхатьләре, Ак-Чишмә авылында 69 ел бергә гомер итүче Гариповлар гаиләсенең бәхетле гаилә серләре белән таныштык. “Нәрсә ул гаилә һәм аның Исламда роле” исемле аудио язма тыңладык, Фәнис Яруллинның “Нурсөя” исемле поэмасын кычкырып укыдык.

"Матур гаилә - ил күрке" котлау сәгате

Бүген Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан алтын туйларын билгеләп үтүче Хәтимә һәм Фәрит Зарифҗановлар гаиләсенә Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улының котлавын тапшырдык. Юбилярлар игътибарлары һәм ихтирамнары өчен Арча Муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улына, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Харис улына олы рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек , тигез озын гомер, бәхетле гаилә тормышы, эшләрендә зур уңышлар теләделәр.

Кычкырып укулар “Кечкенә Апуш Кырлайда”

. Укытучы Гарифуллина Ф.Р. “Кечкенә Апуш” китабыннан ”Кырлай” дип аталган икенче өлешнең 1-10 бүлекләрен кычкырып укыды. Китап укучылар”Сәгъди абый Габдулланы нәрсә белән сыйлады?”, “Нигә Габдулланы кире өстәл янына утырттылар?”,Кырлай малайлары белән беренче очрашу ничек булды?” дигән сорауларга җавап бирделәр.

“Йолдызлы басу буйлап” кычкырып укулар

“Казан утлары” журналының беренче санында басылган Мөхәммәт Мирза робагыйларын кычкырып укыдык, һәрберсенең мәгънәсенә төшенергә тырыштык. “Идел йорт шагыйре” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

Әдәби-музыкаль кичә "Гаиләм - җылы учагым"

Бәйрәмгә кече мәктәп яшендәге китап укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары килде. Балалар әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , дәртле биюләр биеделәр.

Фольклор уен "Энҗе чәчтем, энҗе җыям!"

. Укытучы Гарифуллина Ф.Р. онытылып килүче “Почта” исемле балалар фольклоры уенын уйнау тәртибе белән таныштырды. Уенчылар почтальонга хатны нинди шәһәргә җибәрергә кирәклеген әйттеләр, шул шәһәрдән үзләренә нәрсәләр соратканнарын атадылар. Шулай итеп, уенчылар һәрбер хәрефкә башланган шәһәр, предмет исемнәрен атадалар.

Брейн-ринг “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел!”

Бер команда яшел, икенчесе кызыл өстәл артына утырды, шундый төстәге галстуклар тактылар. Компьютерда татар халык мәкаленең бер өлеше язылган, дәвамын командалар әйтә, кайсы команда беренче булып дөрес җавапны атады, очко шул командага бирелде.

Очрашу- кичә “Энҗе бөртекләре кебек кадерлебез, горурлыгыбыз да Сез безнең”

Педагог һәм остаз елы кысаларында авылдашыбыз Рая Ахун кызының хезмәт юлы, ирешкән уңышлары, киләчәккә планнары белән таныштык. "Укытучы һәм остазларының остазы" исемле электрон презентация карадык.

“Ничек тизрәк үсәсе?” исемле әдәби кичә

Китапханәче китап укучыларны Хакимҗан Халиковның тормыш һәм хезмәт юлы, иҗаты, дәүләт бүләкләре белән таныштырды. Учытучы Гарифуллина Фәния Хакимҗан Халиковның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыды.

"Яңа елга яңа юл" музыкаль тамаша

. Китапханәче чарага килгән китап укучыларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады, узган елга йомгак ясады. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның гаиләләренә изге теләкләрен җиткерде, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән авылдашыбызның әнисен чын күңелдән котлады.

"Язмышларга буйсынмас җаннар" исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рөстәм Нәбиев, Рәниф Шәриповның иҗатлары һәм тормыш юллары белән танышырга була.

Патриотик тәрбия сәгате «Татарстан - минем Республикам!»

1990 елда Татарстан Республикасының бәйсезлеге игълан ителү, референдум нәтиҗәләре, Татарстанның Конституциясе кабул ителү, беренче Президент сайлану, символикаларын ачыклау, гимн текстының язылу тарихлары, символикаларныңфедераль геральдик реестрга теркәлүе белән таныштык.

Һөнәр сайлау сәгате “Яраткан һөнәр – ярты бәхет”

Башта югары класс укучыларына «Нинди һөнәр сайларга?” дип аталган лекция укыдык. Һөнәр сайлауның биш принцибы, аларга тәэсир итүче шартлар белән таныштык. Хезмәт базарындагы яңалыклар, республикабызда, Арча районында иң кирәкле һөнәр ияләре, яшьләр арасында популяр һөнәрләр турында күп мәгълумат алдык.

“Һөнәрленең кулы алтын” тәрбия сәгате

Башта югары класс укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар. Кайсы һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык.

“Игенче дигән игелек иясе” исемле кызыклы хәбәрләр сәгате

Китапханәче “иген”, “игенчелек”, “игенче”, “игүле культура”, “игелек” сүзләренә аңлатмалы сүзлекне кулланып тулысынча аңлатма бирде. Китап укучыларга игенчелекнең бик борынгы тармак( безнең эрага кадәр 10000 ел элек барлыкка килгән) икәнен, аның ничек итеп игелек китерүен һәм игенче булып бик нык җирне, хезмәтне яраткан кешеләр эшләвен аңлаттык.