Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Киң катлау укучылар Россия Президентын сайлауга багышланган “Синең тавыш- иң мөһиме” исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә Россия Президентын сайлауга багышланган китаплар, шул хакта вакытлы матбугатта чыккан язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 18 нче мартка кадәр эшли.

Халыкара туган тел көне уңаеннан башваткыч базары “Тел дигән дәрья бар”

Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары балалар “Туган телне сөюче” исеме алу өчен башваткычлар чишеп ярыштылар. Башваткыч җавапларына туры китереп туган тел, туган ил турында өйрәнгән шигырьләрен башкардылар, мәкальләр атадылар, табышмакларга һәм сорауларга җавап бирделәр. Конкурста катнашучылар “Туган телне белүче сөюче” исемен алды

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Эшең калсын җирдә маяк булып үзеңнән соң килгән буынга” исемле әдәби диспут

сөйләү сәләтен үстерү. Башта “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык , Җәлил башкарган батырлык турында сөйләштек . Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннары укытучы Гарифуллина Фәния Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигырен сөйләде.Укучылар белән шушы шигырь буенча күмәк фикер алыштык. Алар үзләренең уй-ниятләре белән уртаклашты, шагыйрьнең батырлыгына соклануларын яшермәделәр, хәтта Маматҗанов Ихтияр патриот шагыйрьгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларга багышланган ике портрет тарихы “Язмышларга буйсынмас җаннар”

Балалар мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларны бәйли торган уртак сыйфатларны атадылар. Китапханәче Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровның тормыш юлы, аларның китаплары һәм Г.Сәгыйровның тешенә карандаш кыстырып ясаган рәсемнәре, Самара өлкәсе Иске Фәйзулла авылындагы Сәгыйров яшәгән йорт белән таныштырды.

Киң катлау укучылар Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровка багышланган “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның тормыш юллары, төрле елларда төшкән фотосурәтләре, алар турында вакытлы матбугатта чыккан язмалар, китаплары белән танышырга мөмкин .

Балалар өчен кызыклы хәбәрләр сәгате “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел”

Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, татар телен саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды, бүгенге Сәгать шушы көнгә әзерләнү икәнен төшендердек. Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштык.

Балалар өчен “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе .

Башта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче ““Сәламәтлек – тормыш нигезе!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Чаңгыда оста йөрү серләрен кабатладык, чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге хакында сөйләштек. Дөрес итеп тимераяк сайларга, аны ничек дөрес бәйләргә икәнлеге хакында “Салават күпере” журналының январь 2010 ел саныннан укып таныштык

Башлангыч класс укучылары өчен “Биләр дигән изге төбәк бар” дип аталган чираттагы мәдәни дәрес

Дәреснең башында башлангыч класс укучылары белән алдагы мәдәни дәрестә алган белемнәрне ныгыттык, аларга шундый сорау куелды: “Мин татарның борынгы тарихы турында нәрсәләр беләм, ,борынгы Биләр шәһәре кайда урнашкан?” Китапханәче Биләр турында лекция укыды. Укучылары актив катнашты, алар өчен борынгы Биләр турында яңалыклар ишетү, республикабыз һәм аның тарихы турында күбрәк белергә ярдәм итте. Соңыннан дәрес башында куелган сорауларга бергәләп җаваплар таптык.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Шиһабетдин Мәрҗани күп укыган, күп белгән” дип исемләнгән лекция

Башта “Киң кырлы шәхес” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Шиһабетдин Мәрҗани күп укыган, күп белгән” дип исемләнгән доклад укыды, балаларны кызыксынучан булырга, күп укырга, күп белергә өндәде.

Укучылар өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дип аталган чираттагы мәдәни дәрес

Дәреснең башында башлангыч класс укучыларына шундый сорау куелды: “Мин Тукай турында нәрсәләр беләм, Тукай мине нәрсәләргә өйрәтте ,Тукай музейлары кайда урнашкан?” Укучылары барысы да актив катнашты, чөнки алар барысы да Тукай иҗатын бик яраталар. Бик теләп әкиятләрен сөйләделәр, шигырьләрен искә төшерделәр.

“Чыңла, “Көмеш кыңгырау!” исемле мәтбугат сәгате

Балалары белән “Көмеш кыңгырау” газетасының 49,51 нче номерлары белән таныштык. “Син шәп газета”, “Мин татарча сөйләшәм” дигән язмалар балаларга бик ошады. Аларга укучылар язган шигырьләрне кычкырып укыдылар. ”Мәктәптә авыл өе” язмасына ияреп балаларның үзләренең дә татарча итеп өй бизисе килде.

Киң катлау укучылар өчен Рөстәм Зәкуанга багышланган китап күргәзмәсе “ Күперләрне корам күңелләргә йөрәгемнән чыккан җыр аша”

Күргәзмәдә Рөстәм Зәкуанның китапханәдә булган китаплары белән бергә яңа гына кайнар табадан төшкән өр-яңа китаплары, популяр җырларының текстлары, аның турында газетада язылган мәкаләләр, тормыш юлы белән танышырга мөмкин .

Авыл халкы һәм кунаклар өчен “Яңа елга яңа өметләр” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә

Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте. Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезнең баянга кушылып моңлы итеп җырлавы тамашабызны тагын да ямьләндерде. Тамаша ахырында лоторея билетлары уйнатылды, авыл халкы барысы бергә рәхәтләнеп биеде.

Киң катлау укучылар өчен Мөсәгыйть Хәбибуллинның 90 яшьлегенә багышланган китап күргәзмәсе “Тормыш чоңгыллары аша”

Күргәзмәдә Мөсәгыйть Хәбибуллинның китаплары, аның фотосурәте, тормыш юлы, дәүләт бүләкләре белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 26 декабрьгә кадәр эшли.

Киң катлау укучылар өчен Билгесез солдат көненә багышланган ““Ә кайда соң сезнең кабер , хәбәрсез югалганнар?” исемле сорау- күргәзмә

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы һәм Әфганстанда һәлак булганнар турындагы язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшли.

“Күңелдәге җылы кояш булып яшә әле,ӘНИ, һаман да!”дип аталган музыкаль кунакханә

Бәйрәмне китапханәче Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигыре белән башлап җибәрде, барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, алар хөрмәтенә “Әни кайтып керер төсле” исемле җыр башкарды. ”Оҗмах әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Авылыбызның баянчысы Мухаметханов Тәлгать өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Үзенең оныгы,күп конкурслар лауреаты кечкенә баянчы Шәрәфиев Камил белән әниләргә дәртле көйләр бүләк итте.