Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Киң катлау укучылар өчен “Ут белән сак булыйк!” айлыгы уңаеннан “Ут дошманга әйләнмәсен”исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә авыл җирендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, авыл мунчасында янгын булдырмау серләре турындагы китаплар, вакытлы мәтбугатта янгынның аянычлы нәтиҗәләре, янгын белән көрәшүчеләр турындагы язмалар белән танышырга мөмкин .

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган ”Җәлил укулары” шигырь конкурсы .

Китапханәче “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, Муса Җәлилнең “Кичер , Илем!” шигырен сөйләде. Укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр . Укучылар чыгышыннан соң, жюри конкурска йомгак ясады.

Кече мәктәп яшендәге китап укучылары өчен “ Китап алдым кулыма, чыктым белем юлына” дип исемләнгән библиография дәресе.

Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.

Киң катлау укучылар өчен Татарстан халык артисты, Г. Камал исемендәге Дәүләт Академия театры актеры, РСФСРның халык артисты, СССР халык артисты, ТРның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның Станиславский ис.Дәүләт буләге иясе Шәүкәт Биктимеровның 90 еллыгына багышланган “Татарның сөекле Әлмәндәре” исемле китап күргәзмәсе- юбилей.

Күргәзмәдә артистның тормыш юлы, аның дәүләт бүләкләре, һәм аның турында вакытлы матбугатта басылган язмалар, аның башкарган рольләре белән танышырга мөмкин .

Киң катлау укучылар өчен РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты,ТРныңхалык язучы Нурихан Фәттахның 90 еллыгына багышланган “Итил суы ага да ага...” исемле китап күргәзмәсе- табышмак

Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, аның дәүләт бүләкләре,китаплары һәм аның турында вакытлы матбугатта басылган язмалар белән танышырга мөмкин .

Укучылар өчен “Һәйкәлләр хәтер сагында” исемле мәдәният дәресе

Дәреснең практик өлеше Ак-Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган һәйкәл янында үтте. Балалар белән бергә һәйкәлнең тирә- юнен чистарттык. Аннары китапханәдә “ВикипедиЯ” ирекле энциклопедиясе ярдәмендә һәйкәлләргә гомуми аңлатма бирдек, һәйкәлләрнең төрләре турында сөйләштек. Укучыларның мәдәни көндәлегеннән һәйкәлләр бите белән таныштык.

Самовар янында очрашу ”Өлкәннәрнең куңеле – пыяла, саксыз кагылсаң, уала”.

Башта китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды , “Ак калфак” оешмасы нинди максатларны алда тотып эшләве турында сөйләде, өлкәннәрне ай саен бер җыелышып аралашырга чакырды, оныклар тәрбияләүдә миллилекне истә тотарга өндәп “Балаларны милли рухта тәрбияләүдә самавыр белән бәлеш тә ярдәмче ” исемле информация сәгате уздырды.

Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен мәдәният дәресе “Китапханә сезне көтә”

Иң элек китапханәчене яшь китап укучыларны тантаналы төстә китапханәдә каршы алды һәм “Китапханә сезне көтә” исемле мәдәният дәресенә чакырды. Аннары китапханәче бүгенге көндә китапханәнең торышы, китапларның урнашу тәртибе белән таныштырды.

Кече мәктәп яшендәге китапукучылар өчен кычкырып уку “Күпме аң-белем бар “Ана әкиятләрендә”

Беренче тукталышта язучының тормыш юлы белән таныштык. Икенче тукталышта балалар язучының әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне кайсы әсәрдән икәнен атадылар. Өченче тукталыш ”Ана әкиятләре” китабы янында булды , бу тукталышта балалар Абдулла Алишның серле әкиятләрен тыңладылар, аларны анализладылар, үзләре бу әкиятләрне сөйләп күрсәттеләр.

Укучылар өчен“Музейлар иленә сәяхәт” исемле Бердәм мәдәният дәресе

Китапханәче “Музейлар иленә сәяхәт” исемле электрон презентация нигезендә Арча шәһәрендә һәм Арча районында урнашкан музейлар, алардагы кайбер экспонатлар белән таныштырды, әти-әниләр белән шул музейларга барырга тәкъдим итте.

Кече мәктәп яшендәге китапукучылары өчен “Тамчысы да зарарлы” дип аталган информ-досье

Китапханәче алдан хәзерләнгән күрсәтмә материаллар нигезендә, “И одна капля алкоголя вредна!” дигән электрон презентация ярдәмендә һәр төрле алкогольле эчемлектә ничә грамм агу бар икәнен, аның тәэсирендә кайсы органнарга нинди зыян килүен, аларны куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә җентекләп аңлатты.

Мәдәният дәресе ”Чал тарихлы башкала”.

Башта “мәдәният “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык.

Музыкаль-тематик кичә “Хуш, җәй, саумы,мәктәп!”

Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. балаларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды. Аннары Нуриев Р.И. исемендәге КФХның баш хисапчысы А.Н.Хафизова үзенең матур теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде. Китапханәче яңа китаплардан торган “Кайнар табадан” исемле күргәзмә белән таныштырды.

Киң катлау укучылар өчен Язучы Ләбибә Ихсанованың 95 еллыгына багышланган “Кемгә сөйлим серләремне?!” исемле китап күргәзмәсе- юбилей

Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, аның дәүләт бүләкләре,китаплары белән танышырга мөмкин . Күргәзмә егерме алтынчы августка кадәр эшли.

Киң катлау укучылар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган “Мин яратам сине, ТАТАРСТАН!” исемле китап күргәзмәсе- бәйрәм

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы турында белешмә, шул уңайдан вакытлы мәтбугатта басылган язмалар, республикабызның үсеш баскычларын чагылдырган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә утызберенче августка кадәр эшли.

Балалар өчен шагыйрь Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган “Мин мактанчык түгел лә!”исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә Роберт Миңнуллинның фотосурәте, биографиясе, балалар өчен язылган китаплары, журналлардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә уналтынчы августка кадәр эшли.

Киң катлау укучылар өчен “Сәламәтлекне сайлыйм!” дип исемләнгән спорт уеннары бәйгесе

Бәйгедә катнашучыларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдык. Наркотиклар куллану яки таратуның аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлаттык.

Киң катлау укучылар өчен “Без наркотикларсыз тормыш яклы!”дип исемләнгән әңгәмә

Китапханәче “наркотик”, “наркобизнес” төшенчәләрен аңлатма бирде. Ул соңгы вакытта наркоманиянең бөтен дөнья буйлап киң колач җәюен , наркодиллерларның үз максатларына ирешү өчен бер әйбердән дә тайчанмавын ачынып сөйләде , наркотикларны чиксез куллану аркасында бик күп яшьләрнең һәлак булганын , аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде.

Киң катлау укучылар өчен “ Табигатьне саклау- безнең бурыч” исемле табигатьтә түгәрәк өстәл "

Башта табигатьнең бүгенге көнгә бик нык пычрануы турында, шуңа күрә бишенче июнь бөтендөньяда әйләнә- тирә мөхитне саклау көне итеп билгеләп үтелүе хакында сөйләштек. Аннары урманнар һәм урманнарның экологик хәле белән бәйле мәсьәләләргә тукталдык.