Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Туган якка сәяхәт "Туган җирем"

Туган авылыбызның матур урыннарын санап үттек,авылыбызның киләчәген кем ничек күзаллаганын сөйләде. Авылны төрле яктан урап алган урманнарның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап сәяхәткә киттек.

Шигърият кичәсе "Мин Тукайга киләм"

Китапханәче кичәгә җыелучыларны Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу һәм Татарстанда Туган тел көне белән котлады, кыскача Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштырды.

“Тукайга ияреп!” шигърият сәгате

Китапханәче Тукайның балалар өчен язылган шигырьләреннән өзекләр укыды, кечкенә китап укучылар шигырьләрнең исемен атадылар, дәвам итеп сөйләделәр.

Күргәзмә - табышмак "Арчаның моң чишмәсе"

Җырчыбыз Шамил Әхмәтҗановның моң иленә керткән өлеше, кызлары Чулпан белән Гөлнар, яки улының язмышы турында белергә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.

Фольклор кичәсе "Гаиләдә яраладыр тәрбия"

Киң катлау укучылар өчен оештырылган фольклор кичәсенең башында китапханәче кичәгә килүче китап укучыларны Халыкара Туган тел көне белән котлады, бу бәйрәм кайчаннан һәм нинди максатларда билгеләп үтүен сөйләде.

Тәрбия сәгате “Көчле рухлы каһарман”

“Көчле рухлы каһарман” исемле тәрбия сәгатендә Муса Җәлилнең биографиясе, дәүләт бүләкләре, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре тупланган китаплар белән таныштык.

Мәрхәмәтлек сәгате "Мәрхәмәтле булсаң, мәртәбәле булырсың”

Китапханәче “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап, мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин, Рөстәм Нәбиев һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырды.