Балалар газетадагы сәхифәләрне атадылар. Иң күп сәхифә атаучы Муллаянов Руслан булды, газетаны китапханәдән алып иң күп укучы да ул булып чыкты. Валиева Айзилә “Күңелемдә шигырь туды” бүлегендәге балалар иҗат иткән шигырьләрне бик яратып укуын белдерде, безгә дә газета битләрендәге шигырьләрне укыды. Габделхәев Алмаз әкиятләрне бик яратып укый икән. Семенов Данила ландшафт дизайны турындагы язмалар белән кызыксына .
Башта “Россия необъятная моя “ дип аталган электрон презентация карадык. Балалар илебезнең символикасы, президенты, физик картасы, аны юучы диңгезләр, иң биек һәм тәбәнәк, төньяк, көньяк, көнбатыш, көнчыгыш нокталары, иң зур елгасы һәм күле, иң зур шәһәре белән таныштылар. Аннары ”Угадай пейзаж своего края” исемле уен уйнадык. Балалар Россиянең иң матур урыннары төшкән фотосурәтләр арасыннан безнең төбәкне чагылдырганнарын аерып алдылар.
Башта табигатьнең бүгенге көнгә бик нык пычрануы турында сөйләштек. Аннары уен башланды. Уенчылар 2 командага аерылдылар. Беренче раундта уенчылар исем һәм команданың капитанын сайладылар. Икенче раундта сораулар урман белән бәйле иде. Өченче раундта хайваннар дөньясы белән бәйле сораулар яңгырады. Дүртенче турда кошлар турындагы сорауларга җавап бирдек. Бишенче раундның сораулары табигатьне саклауга багышланды.
Башта шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага багышланган“Сәламәтлеккә сәлам!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары Эльмира Шәрифуллинаның китабы буенча рольләргә бүлеп “ Сәламәтлеккә – сәлам!” исемле сценарий буенча сәламәтлек дәресе уздырдык.
. Елга буенда туктап, тамак ялгап алгач, Хотнядагы Петр һәм Павел чиркәү-музеена экскурсиягә кердек. Әле көз көне генә күргән чиркәүнең эче танымаслык булып үзгәргән. Балалар мондагы матурлыкны күреп сүзсез калдылар. Русларның һәм татарларның гыйбадәт йортын, изге каберлекне, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаучыларга куелган обелискны, Изге чишмәне балалар кабат-кабат әйләнеп карап чыктылар
Башта балаларны- “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Балаларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдым. Спорт бәйгесенә килгән балалар бадминтон уйнауда ,обруч әйләндерүдә, скакалка сикерүдә, туп атуда көч сынаштылар, күмәк уеннар уйнадылар.
Күргәзмәдә Ф. Зиатдиновның биографиясе, аның китаплары, газеталардагы аңа багышланган язмалар, Ф. Зиатдиновның бакчачыларга киңәшләре һәм Россия икътисадына карата үз фикере белән танышырга мөмкин
Китапрукучылар журналның 1135 нче Юбилейлы номеры белән таныштылар.
Башта Ак-Чишмә башлангыч мәктәбенең спорт мәйданчыгы янында урнашкан “Без –табигать дуслары” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Балалар белән табигать турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләштек.
Башта чыгарылыш класс укучылары “Агачны –яфрак, кешене хезмәт бизи” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга Казан дәүләт мәдәният институтында белем алучы Мухаметдинова Чулпан үзләре укыгын уку йорты турында сөйләде, анда нинди белгечлекләр буенча укыталар,нинди фәннәргә аеруча игътибар бирергә кирәклеге турында җентекләп аңлатты.
Авыл халкы өчен шагыйрь Рөстәм Зәкуанның 60 яшьлек юбилеена багышланган Күргәзмә-табышмак
Башта балаларны “Эше барның-ашы бар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдым . Балаларга хезмәт белән шөгыльләнүнең тормышчанлык тәрбияләүгә ярдәм итүен аңлаттык, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган баланың мөстәкыйль , оешкан, актив , пөхтә һәм эшсөючән булуын билгеләп үттек. 2017 нче елның экология елы икәнен истә тотып, “Салават күпере”журналының бишенче номерында игълан ителгән “Мин урман утыртам”акциясенә кушылып, чыршы орлыкларын чәчтек.
Башта катнашучылар “Современное сельское хозяйство – залог богатого урожая” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшче көчләрнең аз булуын истә тотып , аз чыгымнар тотып күп продукт җитештерүне күздә тотып эшләнгән заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәркемдә зур кызыксыну уятты
Балалар белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек. Сулыклар, андагы тереклек ияләре, аларны саклау турында сөйләштек, сулыкларны саклау кагыйдәләрен атадык. Ак-Чишмә авылының Зарыйф чишмәсенә барып, тирә-юньне чистарттык.
Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик кичәне карап, ял итте. Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 72 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе , китапханәгә килүче газета-журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды .
Башта “Мәрхәмәтле сүз эретсен күңел бозын” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.Әдәплелек турында мәкальләр белән таныштык. Соңыннан “Иң матур сүз” - Казан:ТКН-2015 китабыннан әдәплелек турындагы шигырьләрне балалар үзләре кычкырып укыдылар.
Апрель аеның башында ук Тукай айлыгы игълан ителгән иде.Балалар Тукай әсәрләрен яратып укыдылар, шигырьләрен ятладылар. Шигырь бәйрәме балаларның Тукайны бик яратуларын кабат раслады. “Тукай геройлары” исемле рәсем конкурсына нәтиҗә ясадык.
Күргәзмәдә С. Әхмәтҗанованың биографиясе, фотосурәтләре, аның китаплары, газеталардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә утызынчы апрельгә кадәр эшли.
“Туган як тарихын өйрәнүчеләр” клубы членнары Сабирзянова Х.Ф, Гарифуллина Ф.Р. Хотня авылы тарихы турында яңа мәгълуматлар җиткерде. Аннары викторина сораулары яңгырады. Викторина сорауларын китапханәче кычкырып укып барды, печатьләнгән варианты да өстәлгә куелган, уенчылар җавапларны кәгазь битенә яза бардылар. Соңыннан җавапларны кычкырып укыдык, анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде, иң күп дөрес җавап язучы- Мамотжонов Ихтияр булды, ә иң тулы җавапларны Сабирзянова Ания белде.
Башта балалар күргәзмәнең исеме кайсы шагыйрь иҗатыннан икәнен таптылар. Аннары икенче апрель Г.Х. Андерсенның туган көне икәнен, Халыкара балалар китабы шурасының карары нигезендә икенче апрель Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләнгәнен, бу бәйрәм 1967 нче елдан башлап билгеләп үтелгәнне кабатлап киттек. Күргәзмәдә урнашкан Андерсенның әкиятләре белән таныштык.