Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Балалар өчен “Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс” исемле видеоэнциклопедия

Җир йөзеннән юкка чыгучы хайваннар барлыгы, Кызыл китап турында сөйләштек. Дүртенче октябрь Халыкара хайваннарны саклау көне итеп 1931 нче елда Флоренциядә узган Бөтендөнья конгресста билгеләнгәнлеге турында укыдык. Аннары “Животные нуждаются в нашей защите” исемле электрон презентация белән таныштык.

2-4 класс укучылары өчен “ Китап алыйк әле кулга” дип исемләнгән библиография сәгате

Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.

Балалар өчен “Мин барысын да белергә телим!” исемле туган як тарихын белүчеләр турниры

Башта безнең туган якның тарихы бик бай булуы турында сөйләштек. Аннары уен башланды. Сайлап алу турыннан соң уенчылар үз урыннарын алдылар. Тожалиева Тахмина уенның күзәтүчесе, Файзуллина Ф.Ф. төп хөкемдары булды. Беренче турда уенчылар безнең як тарихы белән бәйле берәр риваятьне яздылар. Икенче турның сораулары безнең якның истәлекле урыннары белән бәйле иде. Өченче турда Арча районындагы музейлар турында җавап бирергә кирәк иде. Дүртенче турда безнең як чишмәләре, аларның тарихлары турында язарга кирәк

2-4 класс укучылары өчен “Тамчысы да зарарлы” дип аталган информ-досье

Балалар узләре исерткечләргә нинди эчемлекләр кергәнен атадылар. Китапханәче алдан хәзерләнгән күрсәтмә материаллар нигезендә, “И одна капля алкоголя вредна!” дигән электрон презентация ярдәмендә һәр төрле алкогольле эчемлектә ничә грамм агу бар икәнен, аның тәэсирендә кайсы органнарга нинди зыян килүен, аларны куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә җентекләп аңлатты.

Балалар өчен “ Терроризм кешелеккә яный” дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать

Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды. Аннары укытучы Гарифуллина Ф.Р. террорчылар бөтен дөнья халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Ул үзенең чыгышында Бесланда , Мәскәү метросында, Париж аэропортында булган вакыйгаларны да искә алды. Китапханәче балаларга үз-үзеңне җәмәгать урыннарында тоту турында сөйләде.

Киң катлау укучылар өчен “Без экстремизмга каршы“исемле уйлану- күргәзмә

Күргәзмәдә “экстремизм” төшенчәсенә аңлатма, экстремистик оешмалар исемлеге, экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турындагы РФ законы, исламның экстремизм белән уртаклыгы юк икәне турында газета мәкаләләре белән танышырга мөмкин .

“Тарихың бай, Туган төбәгем!” дип аталган әдәби мәйдан

Китапханәче Ак-Чишмә һәм Хотня авылы тарихы яңалыклары, шул турыдагы яңа басмалар белән таныштырды. Әдәби мәйданга авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне ачу тантанасы кушылып китте.

Музыкаль кунакханә “Хуш, җәй, саумы,мәктәп!”

Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. балаларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды. Китапханәче җәй башында “ Җәй айларында иң күп китап укучы , чараларда иң актив катнашучы“ конкурслары игълан иткән иде, шуңа йомгак ясады. Бу конкурсның җиңүчесе укучылар арасында – Манаков Денис булды. Ул бу чорда 87 китап укыган , шулай барлык чараларда иң актив катнашучы булды . Манаков Артем икенче, Мамотжонов Ихтияр өченче булды. Конкурсларда җиңүчеләргә бүләк бирелде.

Зооботаник викторина «Кызыл китап»ка яшел юл».

Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Аларга”Әйе яки юк”, “Дөрес җавапны тап!”, “Бу бөҗәк...мультфильмыннан”, “Без аларны таныйбыз”, “Белдерүдәге бөҗәкне таны” уеннарында актив катнаштылар.

Киң катлау укучылар өчен “Җәлилчеләр даны үлмәгән“исемле уйлану- күргәзмә

Күргәзмәдә Җәлилчеләрнең исемлеге, җәзалану вакыты, Искәндәр Рәфыйковның “ Җәлилчеләр” исемле рәсеме, Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның балалар өчен китаплары, “Җәлилчеләр” исемле реферат белән танышырга мөмкин .

Балалар өчен Ак-Чишмә авылының Кафия чишмәсе янында “Челтер-челтер ага көмеш су” исемле тәрбия сәгате

Чишмәнең үзе белән якыннан танышу өчен Кафия чишмәсе янына бардык. Балалар үзләре чишмә тарихын, аны тергезүчеләр турында, сулыкларны карап-саклау хакында сөйләделәр. Барыбыз бергә чишмә янын тәртипкә китердек.

“Ялкын”лы аквагрим” дип исемләнгән мастер-класс

“Ялкын” журналларындагы балаларның аквагрим куллануы турындагы язмалар белән таныштык. Интернетка кереп аквагрим куллану серләре белән таныштык. Балалар үзләре баллы акварель буяулар кулланып бер-берсенә төрле әкият геройларына охшатып грим төшерделәр.

Кечкенәләр өчен “Салават күпере” безнең белән”дип исемләнгән әңгәмә

Башта журналның тарихы белән таныштык. Аннары журналлардагы сәхифәләр, балаларның язмалары һәм рәсемнәре, әкиятләр белән таныштык. Балалар үзләре “Күчтәнәч” телетапшыруын алып баручы Дәү әти белән Дәү әни янына кунакка бардылар.

Киң катлау укучылар өчен “Җире барның җиме бар” исемле ачык китап киштәсе

Күргәзмәдә яшелчәләр, җиләк-җимешләре үстерү,уңышын җыеп алу һәм саклау серләре турында китаплар, газеталардагы шул темага багышланган язмалар, Ф. Зиатдиновның бакчачыларга киңәшләре белән танышырга мөмкин .