Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Балалар өчен “Әкият сөйлим- тынлыйсыңмы?” исемле әкият кичәсе

Башта “Шалкан” исемле рус халык әкиятлен тыңладык. Балалар әкиятнең мәгънәсен таптылар, безне нәрсәгә өйрәткәнен ачыкладылар, аның эчтәлеген сөйләделәр. Без шул әкиятне рольләргә бүлеп бергәләп татар телендә башкардык. Аннары балалар белән шул ук әкиятнең русчасын укып аны рус телендә башкардык. Балалар белән шул ук әкиятнең инглизчасын укып аны да рольләргә бүлеп уйнап карадык. Әкият кичәсе бик мавыктыргыч үтте.

Балалар өчен Н.Каштанның 75 яшьлегенә багышланган “Тургайлар иленнән сәлам!” исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә Нәкыйп Каштановның биографиясе, язучының китаплары,журналлардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә уналтынчы январьгә кадәр эшли.

Яшьләр өчен Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе “Яңаның җиңеп баруы”

Күргәзмәдә Мирсәй Әмирнең биографиясе, әсәрләре, дәүләт бүләкләре, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр белән танышырга мөмкин . Күргәзмә уникенче январьгә кадәр эшли.

Өлкәннәр өчен Р.Вәлиевка 70 яшь тууга багышланган “Минем чорым- минем җырым” исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә әдип, әдәби тәрҗемәче, публицист , шәрәфле академик, ТР халык депутаты Р.Вәлиевның биографиясе, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар,Дәүләт бүләкләре белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унөченче январьгә кадәр эшли.

Балалар өчен Рафис Корбановның 60 яшьлеге тулуга багышланган “ Ничек матур көн бүген?!” исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә Рафис Корбановның биографиясе, язучының дәүләт бүләкләре, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унынчы январьгә кадәр эшли.

Ак-Чишмә мәктәбендә авыл халкы һәм кунаклар өчен “Чын Яңа ел әкияте” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә

Убырлы кызы бәйрәмне үткәрү өчен Кар кызлары кастингы оештырды. Кастингта җырчы, биюче кызлар, экстрасенслар да катнашты. Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, әтәч булып кычкырды. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.

“Кыш бабай, Кыш бабай,безне бик ярата” дип исемләнгән” балалар иртәсе

Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Аю белән гномиклар Кыш бабайга явыз Убырлы белән Шүрәле урлап киткән Кар кызы белән балалар өчен хәзерләнгән бүләкләрне табарга булыштылар,Төлке, Селәүсен,Убырлы һәм Шүрәле үз гаепләрен танып гафу үтенделәр. Кыш бабай балаларга изге теләкләрен җиткерде, һәрбер кешегә үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.

“Ришвәтчелекнең тамырын корытыйк”дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать

Ришвәтчелеккә каршы “ялган детекторлары” файдаланып түрәләрне тикшерүләре хакындагы язмалар белән таныштык, үзебез башлап йөргән көнкүреш коррупция хакында җанлы әңгәмә оештырдык. Әңгәмә барышында 273 нче номерлы Федераль закон һәм аның өстәмәләре белән таныштык.ТР Мәгариф һәм министрлыгындагы ышаныч телефонының номерлары белән таныштык.

Аналар һәм балалар өчен информацион-белешмә сәгать“Язмышларга буйсынмас җаннар”

ИПЧ мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровка багышланган иде. Балалар белән мөмкинлекләре чикле булганнар янында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан аларга һәрберебезнең ярдәм күрсәтүен үтендек. Укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче Ф.Яруллинның балалар өчен язган әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды.

Өлкәннәр өчен татарның олуг галимәсе Фирдәвес Гарипованың тууына 75ел тулуга багышланган “ Һаман җырлый чишмәләрең” исемле китап күргәзмәсе

Күргәзмәдә Ф.Гарипованың биографиясе, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар белән танышырга мөмкин .Күргәзмә унҗиденче декабрьгә кадәр эшли.

Зурлар өчен күргәзмә “Коррупциянең тамырын ничек корытырга?” ,

Күргәзмәдә”Коррупиягә каршы тору” № 273 - Федераль закон(өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән) белән, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының ышаныч телефоны белән танышырга, “Бармы ришвәттән дәва” исемле спектакль хакында,без үзебез нинди коррупцияләр тудыруыбыз хакында, ришвәткә каршы “ялган детекторы” хакында белергә була.

Яшьләр белән әңгәмә"СПИД-замана чире"

Әңгәмәдә катнашучылар Спид турындагы сорауларга җавап бирделәр, бу мәсьәләгә үз карашларын аңлаттылар. Аннары китапханәче “СПИД: бояться не нужно, нуңно знать “дип исемләнгән электрон презентация белән таныштырды,әңгәмәдә катнашучылар иммун күзәнәкләр,Вич күзәнәкләре белән таныштылар.Спидның ничек итеп таралуы, нинди очракларда ВИЧ йокмавы, беренче билгеләре, нинди нәтиҗәләргә китерәен, саклану ысулларын презентация белән бәйләп бик әйбәтләп аңлатты.

Балалар иртәсе “Күзләреңнән, Әнкәй, нур сибелә!”

Башта мәктәп директоры Сабирзянова Х.Х. әниләрне бәйрәм белән котлады. Аннары китапханәче иң күп китап укыган әниләрне һәм балаларны атады, иң күп чарада катнашкан, төрле конкурсларда җиңгән укучыларны әйтеп үтте, җиңүчеләргә медальләр, мактау кәгазьләре тапшырды, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар. Әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

2-4 нче класс укучылары белән викторина"Җитезләр,тапкырлар мәҗлесе"

Балаларга махсус фишкалар өләштем. Алар берәм-берәм кубикны тәгәрәтеп, уен шартлары буенча ничә очко чыкса,фишкалар белән тиешле адымнар ясыйлар,әгәр фишка төсле шакмакка төшсә, күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алырга, биремдә язылган әсәрне эзләп табарга, сорауга җавап әйтергә, җавапларын дөрес әйтү буенча җиңүчене билгеләү.

Әниләр көне уңаеннан “Оҗмах әниләрнең аяк астында” дип аталган авыл халкы өчен әдәби-музыкаль кичә.

Кичәне Наратлык авылыннан килгән Хабибуллиннар гаиләсе башкарган милли һәм авылыбызның яшьләре Гарафутдинова Айсылу һәм Алсу, Манакова Ксения, Хазиева Кадрия башкарган заманча җырлар белән, Казан дәүләт мәдәният институты студенткасы Викториянең скрипка моңнары, Хабибуллина Зәринә, Мухаметдинова Чулпан сөйләгән матур шигырьләр, Мухаметдинова Халидә чыгышында төрле әсәрләрдән алынган аналар турындагы өзекләр белән үрелеп барды.

Библиография көне" Һәрчак ярдәмгә килә"

Иртәдән башлангыч класс укучылары белән “Сүзлекләрне куллана белик” дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдык. Орфографик, синонимнар, татарча-русча уку-укыту сүзлекләре, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр белән таныштык, билгеләнгән сүзләрне эзләп таптык, кем иң күп сүзне таба бәйгесе уздырдык. Татар исемнәре сүзлегеннән катнашучыларның исемнәренең аңлатмаларын таптык. Библиографик описание эшләргә өйрәндек. Балалар энцеклопедиясе белән кулланырга өйрәндек. Яшь әниләр белән “Энциклопедия- гыйлем сандыгы”

Өлкәннәр өчен татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 110ел тулуга багышланган “Халкымның түбәтәйле сандугачы” исемле күргәзмә

Күргәзмәдә Сара Садыйкованың биографиясе, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр белән танышырга мөмкин Күргәзмә унтугызынчы ноябрьгә кадәр эшли.

Өлкәннәр өчен татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125ел тулуга багышланган “ Галиябану, сылуым иркәм!” исемле күргәзмә

Күргәзмәдә М.Фәйзинең биографиясе, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр,ул эшләгән китапханә сурәте белән танышырга мөмкин .Күргәзмә унтугызынчы ноябрьгә кадәр эшли.

Балалар өчен китапханә дәресе “ Белем иленә юл китап аша”

Башта алдагы библиографик дәресләрдә алган белемнәрне хәтердә яңарттык. Аннары укучыларны махсус алар өчен дип эшләнгән әрҗә янына чакырдым, укучылар бүлемнәргә урнаштырылган китаплар белән таныштылар. Балаларга махсус карточкалар өләштем. Алар берәм-берәм шундагы биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын табу, кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алу.