Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

3-4 нче класс укучыларына “Балачак балкышы- күңелләр алкышы” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар аның биографиясе, дәүләт бүләкләре, “Салават күпере” журналының махсус аңа багышланган санындагы язмалар, фотосурәтләр белән, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштылар.

Мәдәни дәрес "Без-Тукай оныклары"

Китапханәче кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды. Балалар Тукайның якташыбыз булуы белән горурлануларын җиткерделәр, аның балалар өчен язылган шигырьләрен, әкиятләрен атадылар. Гаптелхәев Алмаз сәнгатьле итеп “Исемдә калганнар” әсәреннән бер өзек башкарды. Китапханәче мәдәни көндәлектәге Тукай сәхифәсе белән таныштырды, Сабирзянова Ания белән Тухфатуллина Эльвира Яңа Кырлай авылында музейда күргәннәре хакында сөйләделәр.Маматҗанов Ихтияр Казан шәһәрендә күргән “Шүрәле табышмаклары” скульптур компо

“Өлкәннәр алтыннар, безгә бик якыннар” дип аталган Ак-Чишмә авылының өлкәннәре белән очрашу кичәсе

Китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде.. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр. Китапханәче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың сүзләре белән үзенең чыгышын тәмамлады. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте, өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте.

“Парклар һәм скверлар көне” фестивале уңаеннан кече класс балалары өчен “Бакчабызның түрен бизи алтын-бакыр яфраклар, энҗе- мәрҗән тәлгәшләр” дип исемләнгән “Урман-шоу” интеллектуаль уен

Уенның беренче турында командалар үзләре белән таныштырды. Икенче турда чылбырсыман тезелгән иҗекләрдән агачларның исемнәрен табып укыдылар. Командалар,бирелгән вакытка сыешмады, өстәмә минут алдылар. Ике команда да 1 әр бал алды. Өченче тур”Безнең бакчабыз” дип аталды.Балалар рәсемнәргә карап, теманы ачып бирә торган хикәя төзеп сөйләделәр. 2 команда да бишәр балл җыйды. Дүртенче тур –“Мин барысын хәтерлим”. Балалар чылбырны өзимчә урман кошларын,җәнлекләрен,агачларын атадылар.

Мәдәни дәрес - ”ТУГАН ИЛ Туган төбәктән башлана”.

“Туган ил “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык, конкурс максатлары, аның этаплары белән таныштык . Башта үзебезнең илебез, аның президенты, символикасы, башкаласы белән таныштык. Аннары үзебезнең республика, аның символикасы, аның беренче президенты, бүгенге президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек.

Балалар өчен “Мәрхәмәтлек эшләргә ашык” дип исемләнгән мәрхәмәтлек сәгате

Инвалид-укучы Галяветдинов Рамисне туган көне белән котладык, мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. 3-4 класс укучылары белән Рәмис өчен табышмак базары оештырды, китапханәче һәм укучылар үзләре Рамиска табышмаклар әйттеләр, Рамис җавапларын әйтте, Рамис үзе дә балаларга табышмаклар әйтте. Китапханәче хайваннар дөньясында дип аталган кызыклы уен оештырды.

башлангыч класс укучылары өчен “Мәрхәмәтле булсаң, мәртәбәле булырсың” исемле информацион-белешмә сәгате

Максаты: Балаларда мәрхәмәтлелек ,кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү . “Салават күпере” балалар журналына ияреп “Әкиятләр әкиятләр иленә” сәяхәт иттек, балаларда бары тик яхшылык сыйфатлары гына үстерә торган әкиятләргә анализ ясадык.

Авыл халкы белән әңгәмә "Экстремизм кешелеккә яный"

Әңгәмә «экстремизм» һәм “терроризм” сүзләренә аңлатма бирүдән башланды.Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең “Халыклар дуслыгы-Татарстан халкын бизи торган бер күренеш.Ул –безнең иң зур байлыгыбыз”,дигән фикере һәр чорда да кулланма итеп алырлык алтын сүзләр ,- дип дәвам итте китапханәче. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Р.Батров,сәнгать фәннәре кандидаты Г.Макаровның ,РТ Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе И.Шәрипов ча “Тыныч яшәүләргә ни җитә?”,-дип әйтте.лә

Балалар өчен “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать

Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды. Аннары мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. соңгы вакытта 500 гә якын террорчылык группасы барлыгын, алар соңгы 10 елда 6500 ләп халыкара террорчылык актлары башкарылуын , шуларда ун меңләгән кеше һәлак булганын, аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде

Балалар өчен “Без яраткан ТУФАН, безне яраткан ТУФАН ...” дип исемләнгән сорау-җавап иртәсе

.Сораулар Туфан Миңнуллинның ”Авыл эте Акбай” һәм “Кәрлә- мәктәп баласы” исемле пьесалары,”Җылантау” исемле әкияте буенча әзерләнгән иде.Барыбыз бергә барлык сорауларга да җаваплар таптык, соңыннан”Авыл эте Акбай” исемле пьесасыннан Акбай белән Чарли сөйләшүен рольләргә бүлеп уйнадык.

Балалар өчен «Беркөн шулай гөлләр бакчасында чәчәкләргә кылдым тамаша” исемле белешмә- кызыклы уен

Балаларга чәчәкләр турында хикәя сөйләдем, хикәядә чыккан чәчәк исемнәрен ишетүгә, балалар чәчәк исемен кабатлап, аның рәсемен күрсәтәләр, китапханәче шул чәчәк турында белешмә бирә.

Просмотр-обсуждение кинофильма “Белый Бим Черное ухо” для детей младшего и среднего возрастов.

Россиядә Кино елы уңаеннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “С книжной полки на голубой экран” тематикасы белән Гавриил Троепольскийның “Белый Бим Черное ухо”китабы буенча режиссер Станислав Ростоцкий экранлаштырган “Белый Бим Черное ухо”фильмын карау һәм “Эт- кешенең дусты” исемле фильм буенча фикер алышу оештырды.

” Көмеш кыңгырау” газетасы көне

Урта яшьтәге мәктәп балалары белән “Көмеш кыңгырау” газетасы битләре буенча “сәяхәт” оештырдык. Балалар иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне, ”Әдәби сәхифәләрне”, “Ачык ишек” һәм “Кызыл юлдан” сәхифәләрен бик яратып укыды, балаларга “Файдалы киңәшләр”рубрикасы да бик ошады.

Информацион-белешмә сәгать"Табигать пычранса ни булыр?"

Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек, ”Арча районының кызыл китабы”на кертелгән үсемлекләр белән таныштык, кайсы чәчәкләрне аеруча өзәргә ярамаганын билгеләдек.

" Яшь сайлаучыларның электораль активлыгы" яшьләр белән әңгәмә

Ак-Чишмә авыл китапханәсе Ашытбаш мәктәбендә өлкән класс укучылары белән яшүсмерләрдә Ватанны ярату, Ватанга карата гражданлык хисе тәрбияләү максатыннан " Яшь сайлаучыларның электораль активлыгын" исемле әңгәмә үткәрде..

Тәрбия сәгате "Хезмәт төбе- хөрмәт"

Балаларга хезмәт белән шөгыльләнүнең тормышчанлык тәрбияләүгә ярдәм итүен аңлаттык, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган баланың мөстәкыйль , оешкан, актив , пөхтә һәм эшсөючән булуын билгеләп үттек

“Картаймагыз әле, ветераннар!” очрашу кичәсе

Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик кичәне карап, ял итте. Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 71 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе , китапханәгә килүче газета-журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды . Китапханәче өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.