24 июнь 2026
Наркотикларга каршы айлык кысаларында "Наркомания - кешелекнең дошманы "дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара наркоманиягә тискәре караш тәрбияләүгә ярдәм итү,балаларны зарарлы гадәтләргә каршы торырга этәрү һәм яшьләрнең сәламәтлегенә наркоманиянең тискәре йогынтысын аңлату максатында үткәрелде. Очрашу барышында наркоманиягә каршы көрәшнең кискен проблемалары күтәрелде.Китапханәче яшүсмер һәм яшүсмер чагында наркотиклар куллануның сәбәпләре, аларның организмга зарарлы йогынтысы турында сөйләде.
22 июнь 2026
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәл янында батырларыбызны искә алып. "Хәтер шәмнәре" кабыздык.
19 июнь 2026
Лагерьга йөрүче балалар белән "Табышмаклы табын" исеме астында табышмаклар кичәсе уздырылды. Китапханәче балаларгап төрле темаларга кагылышлы кызыклы табышмаклар тәкъдим итте.Алар табышмакларга бик теләп, бер - берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен,зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
17 июнь 2026
Һәр кешенең үзенең - туган һәм үскән урыны: аның йорты, шәһәре, туган ягы бар. Туган якны өйрәнү буенча укучылар өчен " Күңелемә якын син, туган як " исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында алар авыл тарихы, авылыбызның күренекле шәхесләре, хезмәт алдынгылары, тыл ветераннары турында эшләнгән папкалар белән таныштылар, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар
12 июнь 2026
"Надень народное на День России" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык. Бу акция #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән Пыжмара китапханәсе аккаунтында яктыртылды.
11 июнь 2026
Россия көне уңаеннан лагерьга йөрүче балалар белән "Мин үз Ватанымны яратам" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. .Аларга бу көннең тарихы турында сөйләнде, илебезнең төп символлары: герб, гимн, һәм флаг кебек төшенчәләр аңлатылды, Россия флагы ясап, буядылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
08 июнь 2026
6 июнь көн - рус теле көне һәм бөек рус язучысы А. С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан "Пушкин әкиятләре буйлап " дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде .Чарада укучылар шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар.
05 июнь 2026
Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй – бер үк вакытта борынгы һәм яңа бәйрәм, хезмәт бәйрәме дә. Милли бәйрәм уңаеннан “Сабантуй – гасырлар кайтавазы“исем астында онлайн презентация төзелеп, китапханә аккаунтында яктыртылды.
02 июнь 2026
Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән әрәпә җыю дип атыйлар. Бу безнең миллилегебезне, гореф - гадәтебезне күрсәтә. Әрәпә - ул сабантуйө әзерлегенең бер йоласы
01 июнь 2026
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Бәхетле балачак илендә" исем астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәм көнне табигать кочагында төрле спорт уеннары белән уздырылды.
29 май 2026
Татар шагыйре Ренат Хариска 85 яшь уңаеннан "Шигърият юллары чатында" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп. күзәтү үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
20 май 2026
8 -9 сыйныф укучыларына “Вечная мудрость сказок” дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче укучыларны «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды. Аннары алар өчен берничә турдан торган «яраткан әкиятләр әйлән – бәйлән» уен-викторинасы уздырылды,укучылар "Әкиятне белегез», «Әкият героен белегез», «Сорау - җавап» конкурсларында катнашып, әкиятләрне һәм әкият персонажларын актив танып белделәр , үзебезнең һәм чит ил язучыларының әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр .
18 май 2026
18 май - халыкара музейлар көне. 4-7 сыйныф укучылары белән " Музей - тәрбия учагы" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Безнең үткән тарихыбыз музейларда саклана. Һәр экспонат тарихый яктан да, тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле.Укучылар һәр экспонат белән якыннан таныштылар, аларга экспонатларның тарихлары сөйләнелде.
08 май 2026
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан “Дәһшәтле сугыш уты белән бәйләнгән язмышлар кайтавазы” исем астында тантаналы митинг үткәрелде. Чарада авылның сугыш чоры балалары. Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, "Кама" күмәк хуҗалыгы рәисе, килгән кунаклар, китапханә, клуб .Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе коллективлары катнашты.Бәйрәм Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе укучылары, авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
07 май 2026
"Георгиевсая ленточка" - буыннар элемтәсе, хәтер символы. "Георгиевская ленточка" Бөтенрәсәй акция кысаларында Җиңү бәйрәме уңаеннан авылдашларга таратылды.
06 май 2026
XVII Халыкара Акция "Читаем детям о ВОВ" Самара өлкәсе балалар китапханәсе тәкъдим иткән "Читаем детям о ВОВ"XVII Халыкара Акция кысаларында Бөек и Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча кычкырып уку оештырылды.
05 май 2026
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан , Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылып, туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү истәлегенә агач утырттык.
04 май 2026
"Окна Победы" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык. Без тәрәзәләрне күгәрченнәр, мәңгелек ут, георгий тасмалары, салют белән бизәп, китапханә аккаунтында яктырттык.
24 апрель 2026
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 4, 6 сыыныф укучыларына "Тукай - халкыбыз горурлыгы" исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче аларга шагыйрьнең авыр һәм кыска тормышы, иҗади язмышы турында сөйләде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар.
17 апрель 2026
19 апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкын геноцидлау истәлегенә Бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата алдыннан китапханәдә "Безнең хәтер. Безнең батырлык. Безнең авырту" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар сугышның төп этаплары турында белделәр, геноцид турындагы фактлар, аның масштаблары һәм нәтиҗәләре белән таныштылар.