"Авыл яши - Деревня живет" проекты буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге проект авылны саклауга - яшәтүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәдә авыл халкы эшчәнлегенең барлык өлкәләрен чагындыра торган басмалар тәкъдим ителде.
Конституция көне – илебездә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу вакыйгага 4,6 сыйныф укучылары белән исем астында мәгълүмат сәгате "Россия Конституциясе: тарих битләре" үткәрелде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында белделәр. Шулай ук флаг, герб, гимн барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
4,6 сыйныф укучыларына "Без геройларыбызны хөрмәт итәбез" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар авыр сугыш чоры, солдатларыбызның батырлыклары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан геройлар белән таныштылар. Зур батырлыклар күрсәткән районыбыздан чыккан геройларыбызны искә алдылар.
Халыкара инвалидлар көнендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә бару - чын күңелдән ихтирам, нык сәламәтлек, чыдамлык, зур сабырлык, зур бәхет теләү. Ункөнлек һәм инвалидлар көне кысаларында аларның өйләренә барып хәлләрен белдек, бүләкләр тапшырдык.
3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан " Исемең - билгесез, батырлыгың үлемсез" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә китап укучылар игътибарына патриотик һәм документаль эчтәлекле китаплар тәгъдим ителде
1 - 10 декабрь инвалидлар көне уңаеннан, китапханәдә "Алар көчле рухлы" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле язучылар Ф.Яруллин, Ч.Габделганиева китаплары урын алды.
Әниләр көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Әниемнең назлы карашы" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә әниләрне бәйрәм белән котлап нәфис сүз , җыр, бию башкарылды.
6 сыйныф укучылары белән "Мин бәхетле - мин хокуклы" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар төп хокуклар булган яшәү һәм исемгә, түләүсез белем алуга, медицина ярдәменә хокук булулары белән таныштылар. Шулай ук алар үзләренең нинди бурычлары булуларын белделәр.
Китапханәдә « Әкиятләр –ул балалар теле»дигән викторина үткәрелде.. Әкияти викторина 4 тур буенча узды. 1 тур: Әкиятне исеңә төшер. 2 тур:белгечләр конкурсы 3 тур: югалган әйберләр салынган кәрзин. 4 тур: Әкият геройларының исемнәрен аңлатыгыз.
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, "Төп законыбыз - конституция" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чарада катнашучылар документны кабул итү тарихы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар.
4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан , 6, 7. 8 сыйныф укучыларына "Бердәм рухыбыз белән без көчле" исемле флешмоб үткәрелде.
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан "Репрессияләнгән шигърият" исемле әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче бу елларның фаҗигасе һәм репрессия корбаннары турында сөйләде, "Кире кайтарылган исемнәр" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Әлеге чарада репрессияләнгән шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.
Китапханәдә«Рус сүзләренең табышмаклары»дигән библиографик турнир узды.. Библиографик уенда укучылар рус теленең бай һәм чиксез дөньясын ачучы энциклопедик басмалар белән таныштылар.
8 - 9 сыйныф укучылары белән "Знатоки природы" исем астында экологик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар планетаның сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Әтиләр көне уңаеннан "Әтием - горурлыгым" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар табышмакларга. мәкальләргә җаваплар таптылар.Алар анкета тутырып, әтиләренең эшләре, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.
"Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларга укытучы, тәрбияче, табиб, хисапчы, пешекче, сатучы һөнәрләре турында сөйләнелде. Алар һөнәр турындагы табышмакларны, мәкальләрне искә төшерделәр.
Өлкәннәр көне уңаеннан "Тормыш көзенең җылысы" исем астында әдәби кичә ткәрелде. Өлкәннәребез вакытлы матбугат, авылдашыбыз Гөлзада апаның үзе иҗат иткән шигырьләре белән таныштылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Өлкән буынны котлау" акциясенә катнаштык.Авылда китапханә хезмәте күрсәткән Шакирова Нурсия Сәлих кызын өлкәннәр көне белән котладык.
Китапханәче Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье өлкәсен һәм Херсон өлкәсен Россия Федерациясе белән берләштерү көненә "Россия белән тиңдәшлек" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде . Ул балаларга берләшүнең әһәмияте, тарихи фактлар, вакыйгалар, иреклеләр һәм ополчениенең, тыныч халыкның, төрле милләт кешеләренең батырлыклары турында сөйләде.
21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү максатыннан "Тынычлык - бәхетле тормыш " исем астында флешмоб үткәрелде.