Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Пушкин әкиятләре дөньясында " - уен - викторина

6 июнь - бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен "Пушкин әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән уен - викторина үткәрелде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр,

"Балачак һәрчак кояшлы булсын" - күңелле уеннар

1 июнь - балаларны Халыара яклау көне уңаеннан "Балачак һәрчак кояшлы булсын" исем астында бәйрәм чарасы үткәрелде.Балалар белән бу бәйрәм көнен табигать кочагында төрле күңелле уеннар белән уздырдык.

"Әрәпә җыю йоласы" - фольклор бәйрәме

Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән Әрәпә җыю дип атыйлар. Бу безнең миллелегебезне, гореф -гадәтебезне күрсәтә. Әрәпә - ул Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы.

"Матбугат битләрендә" - мәгълүмат сәгате

Вакытлы матбугатның күп булуы китап укучыларны көннән - көн күбрәк җәлеп итә. Шул уңайдан "Матбугат битләрендә" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар вакытлы матбугатның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Бүгенге көндә китап укучыларыбыз арасында яратып укыла торган киң таралыш тапкан журналлар турында кыскача мәгълүматлар бирелде.

"Мы этой памяти верны" - патриотик сәгать

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында "Мы этой памяти верны" исем астында патриотик сәгать үткәрелде. Совет халкының батырлыгы турында искә төшерделәр, сугыш турында шигырьләр укыдылар, "Мгновения войны на страницах книг" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.

"Музей - үткән тарихыбыз" - мәгълүмат сәгате

Укучылар үткән тарихыбыз белән кызыксыналар. Һәр экспонат тарихый яктан да, тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле.Шул уңайдан "Музей - үткән тарихыбыз" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга һәр экспонатның тарихы сөйләнелде. Алар үзләре һәр экспонат белән якыннан таныштылар.

"Гаилә татулыгы белән көчле"- мәгълүмат сәгате

Халыкара гаилә көне уңаеннан, 15 майда, "Гаилә татулыгы белән көче"дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга гаилә көне тарихы турында сөйләде. Китаплардан ата-аналар турында шигырьләр укылды. Укучылар үз гаиләләре турында сөйләделәр.

"Җиңү алып килгән яз" - митинг

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Пыжмара авылында"Язлар алып килгән яз" исем астында тантаналы митинг үткәрелде. Чарада авылның сугыш чоры балалары, ветераннар, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, "Кама" күмәк хуҗалыгы рәисе, килгән кунаклар, китапханә, клуб, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе коллективлары катнашты. Бәйрәм Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе укучылары чыгышы белән үрелеп барды.

"Читаем детям о Великой Отечественной войне" - Халыкара акция

Самара өлкәсе балалар китапханәсе тәкъдим иткән "Читаем детям о Великой Отечественной войне" исемле XVl Халыкара Акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр буенча 3, 5 сыйныф укучыларына кычкырып уку оештырылды.

"Сад памяти" - Халыкара акция

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан , Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылып,туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү истәлегенә агач утырттык.

"Окна Победы" - Бөтенрәсәй акциясе

"Окна Победы" Бөтенрәсәй акциясендә катнаштык. Без тәрәзәләрне күгәрченнәр, мәңгелек ут, георгий тасмалары, салют белән бизәп, китапханә аккаунтында яктырттык.

"Голубь Мира - Голубь Победы"- Бөтенрәсәй акциясе

3 , 5 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Голубь Мира - Голубь Победы" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенә катнаштылар.Алар ак кәгазьгә кулларын төшереп күгәрчен формасы кистеләр һәм үзләренең матур теләкләрен язып, китапханә аккаунтында #ГолубьМираГолубьПобеды хэштегы белән яктыртылды.

"Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" - библиофреш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Библионочь - 2025"Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Укучыларга "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Алар "Татарстан Республикасы тыл ветераннары" исем астындагы китап белән таныштылар.

" Мы за чистоту" - Бөтенрәсәй өмәсе

Санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан Бөтенрәсәй өмәсенә катнаштык. Өмә барышында оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән участокларны чистартып, тәртипкә китерделәр.

"Язлар алып килде Тукайны" - әдәби сәгать

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 5 сыйныф укучыларына "Язлар алып килде Тукайны..."исем астында әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында китапханәче аларга шагыйрьнең авыр һәм кыска тормышы, иҗади язмышы турында сөйләде. Балалар аның шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйләделәр.

"Тукай - шигъри чишмәбез" - китап күргәзмәсе

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 139 ел уңаеннан "Тукай - шигъри чишмәбез" исем астында китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәгә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын яктырткан китаплар куелды.

Газиз дә син, кадерле дә туган җирем- мәгълүмат сәгате

Һәрбер кешенең туган җире, үскән авылы була. Туган якны хөрмәт итү һәм саклау һәр кешенең изге бурычы.Шул уңайдан "Газиз дә син, кадерле дә туган җирем" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар якташ язучыларыбызның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.

"Космос ерак һәм якын "- викторина

12 апрельдә Космонавтика көне уңаеннан «Космос ерак һәм якын " викторинасы үткәрелде. Укучылар космик корабльләрнең, космоска очучы хайваннарның беренче очышлары, очыш алдыннан авыр әзерлек,космонавтларның тормышы, туклану һәм көнкүреш шартлары турында белделәр. Аннары аларга"космонавтика"сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүз төзергә куштылар. Чара азагында укучылар йолдызлы күк турындагы табышмакларны чиштеләр.