"Сәламәтлек - тиңсез хәзинә" - мәгълүмат сәгате
8 - 9 сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек - тиңсез хәзинә" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Алар сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар белән таныштылар.
8 - 9 сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек - тиңсез хәзинә" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Алар сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар белән таныштылар.
"Китап - тормыш көзгесе" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Ул тәкъдим иткән китапларны укучылар зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм өйдә уку өчен яраткан китапларны алдылар.
Балаларга "Яңа ел могҗизасы" исем астында уен программмасы үткәрелде. Алар күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән - бәйлән уйнадылар.
"Яңа ел китап битләрендә" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән матур, кышкы бәйрәмгә багышланган әдәбият белән таныштылар һәм каникулда уку өчен китаплар алдылар.
" Терроризмга каршы көрәш" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде Чара барышында "экстремизм" һәм "теракт"кебек мөһим төшенчәләр аңлатылды. Укучыларга теракт куркынычы булган очракта һәм шикле әйберләр тапканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.
12 декабрь - Конституция көне уңаеннан, 8 сыйныф укучылары белән, "Конституция - дәүләтнең төп законы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында белделәр. Чара ахырында РФ Конституциясендә беркетелгән хокукларны белү викторинасы үткәрелде.
5 сыйныф укучыларына "Батырлык ул рухи матурлык" исемле геройларны искә алу көненә багышланган батырлык дәресе үткәрелде.Укучылар авыр сугыш чоры, солдатларыбызның батырлыклары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан геройлар белән таныштылар. Зур батырлыклар күрсәткән районыбыздан чыккан геройларыбызны искә алдылар.
"Сезне хөрмәтләп" исем астында хәйрия акциясендә катнаштык.
Китап һәм газета - журналларны һәр укучыга җиткерү максатыннан, өйгә китап илтү эшен дәвам итәбез. Пыжмара авылында яшәүче өлкән китап укучыбыз Әсхәдуллина Фирдәүсә апа буш вакытларында китап укырга, газета - журналлардан дөнья яңалыклары белән танышырга ярата.
Укучыларга китаплар белән файлалану кагыйдәләрен өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында 5 сыйныф укучылары белән "Китап хастаханәсе" исем астында китап ремонтлау чарасы үткәрелде. Чара барышында укучылар үзләрен табиб итеп хис иттеләр.Алар китапларны "дәваладылар", бөгелгән битләрне җәеп, тышлыкларын кәгазь һәм скотч белән ябыштырдылар.
3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан, 8 - 9 сыйныф укучылары белән "Подвиг твой бессмертен..." исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Чарада укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, Бөек сугышлар турында китаплар, сугыш елларының шигырьләре һәм прозасы белән таныштылар.
1 - 10 декабрь инвалидлар көне уңаеннан, китапханәдә "Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк" исем астында китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле язучылар Н.Островский, Ф.Яруллин, Ч.Габделганиева, Р.Нәбиев, К Шафиковалар ның китаплары урын алды.
Әниләр көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Әниемнең җылы кочагы" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә әниләрне бәйрәм белән котлап нәфис сүз, җыр, бию башкарылды.
"Моя семья - моя крепость" исем астында танып - белү сәгате үткәрелде. Китапханәче "гаилә" сүзенең килеп чыгышы турында халыкта нинди ышанулар барлыгын сөйләде. Укучылар үзләренең белемнәрен халык зирәклегендә күрсәттеләр. Алар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.
5 сыйныф укучылары белән "Балаларның хокуклары' исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар төп хокуклар булган яшәү һәм исемгә, түләүсез белем алуга, медицина ярдәменә хокук булулары белән таныштылар. Шулай ук алар үзләренең нинди бурычлары булуларын белделәр.
"Татарстан - туган илем" исем астында викторина үткәрелде. Викторина барышында укучыларның туган якларын, республика тарихын яхшы белүләре ачыкланды.Сорауларга җавап биреп, алар Ватан турындагы белемнәрен ачыклый һәм тулыландыра алдылар.
6 ноябрь - Татарстан Республикасы конституциясе көне уңаеннан "Конституция - илнең төп законы" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә конституцион хокукка , дәүләт тарихына, Россия һәм Татарстан дәүләт символикасына һәм конституция төзелү тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан "Зур көч- халык бердәмлеге" исемле флешмоб үткәрелде.
30 октябрь -репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан "Шанлы еллар авазы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. укучыларга сәяси репрессия еллары. халык кичергән катлаулы язмышлар хакында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.
Рус язучысы һәм шагыйре М.Ю.Лермонтовның тууына 210 ел уңаеннан "Тропа к Лермонтову" исем астында шигърият сәгате үткәрелде. Чарада укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.