Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Кырым - Россия - заманнар бәйләнеше" мәгълүмат сәгате

"Кырым - Росия: заманнар бәйләнеше" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларны ярымутрау тарихы, шулай ук 2014 мартында булган вакыйгалар белән таныштырылды. Укучылар Кырымның истәлекле урыннары турында рәсемнәр ясадылар .

"Гаилә - бәхет баскычы" - китап күргәзмәсенә күзәтү

Укучыларны гаилә җәмгыятьнең нигезе булуына төшендерү, гаиләдә иминлек булуның әһәмиятен ачыклау максатыннан, "Гаилә - бәхет баскычы" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.Күргәзмәдә гаилә турындагы әдәбият тәкъдим ителде.

"Музыка - голос души" - квест - уен

Музыка - голос души " исем астында квест - уен үткәрелде.Укучылар татар җырчыларының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар,викторина сорауларына җаваплар биреп, тапкырлыкларын сынадылар.

"Гүзәл затлар - дөнья бизәге" - тематик кичә

8 март Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Гүзәл затлар - дөнья бизәге" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә хатын -кызларыбызны бәйрәм белән котлап нәфис сүз, җыр, бию башкарылды.

"Террорчылык - дөньяга куркыныч" -мәгълүмат сәгате

" Террорчылык - дөньяга куркыныч" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде Чара барышында "экстремизм" һәм "теракт"кебек мөһим төшенчәләр аңлатылды. Укучыларга теракт куркынычы булган очракта һәм шикле әйберләр тапканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.

"Җыр - иҗат җимеше" - китап күргәзмәсенә күзәтү

Халык шатлыгын да,сагышын да җыр аша белдерә. Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң зур мирас ул. Шушы мирасны таныту, күзәтү максатыннан, "Җыр - иҗат җимеше" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә татар халкының җыр китаплары, халкыбыз мирасын буыннан - буынга тапшыручы җырчылар турында китаплар куелды.

"Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." - мәгълүмат сәгате

15 февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы уңайдан "Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән авылдашларыбызны искә төшерделәр.

"Родной язык по - своему велик! " - интеллектуаль уен

Туган тел көненә карата "Родной язык по - своему велик!" исем астында интеллектуаль уен үткәрелде.Чара барышында язучы Г.Тукай, М.Җәлил, Р.Миңнуллиннарның татар телендәге цитаталары, шигырьләре яңгырады. Укучылар туган тел темасына карата табышмаклар, мәкальләр чиштеләр. "Словарь мой добрый друг и верный помощник" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, сүзлекләрнең төрле төрләрен кызыксынып карадылар.

"Язучының күңел көзгеләре" - әдәби сәгать

Язучы К.Насыйриның тууына 200 ел уңаеннан "Язучының күңел көзгеләре" исем астында әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

"Компьютер һәм сәламәтлек" - мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Компьютер һәм сәламәтлек" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны интернет үсеше тарихы белән таныштырды, аның нинди мөмкинлекләр бирүен , нинди куркынычларны очратырга һәм алардан ничек сакланырга мөмкинлеген сөйләде. Укучылар интернет һәм аны куркынычсыз куллану турында сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

"Сталинградның кайнар кары" - батырлык дәресе

2 февраль - Сталинград шәһәрен немец- фашист илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан, "Сталинградның кайнар кары" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларны шушы сугыш тарихы белән таныштырды,тигезсез сугышта халкыбызның җиңүе. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчыларның сугышларда күпме һәлак булуы турында сөйләде.

"Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" - Бөтенрәсәй акциясе

Укучыларда патриотик хисе тәрбияләү, аларга Бөек Ватан сугышында илебез халкының батырлыгын китаплар аша җиткерү уңаеннан, 5 сыйныф укучылары "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштылар. Чара барышында укучылар М.Җәлилнең , А.Печерскаяның әсәрләрен укыдылар.

"Блокадалы Ленинград битләре" - батырлык дәресе

8-9 сыйныф укучылары белән "Блокадалы Ленинград битләре" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары, блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма 125 грамм авырлыктагы "Блокада икмәге" турында сөйләде.

"Холокост - буыннар хәтере" - патриотик акция

27 январь - Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 5 сыйныф укучылары белән "Холокост - буыннар хәтере" исем астында патриотик акция үткәрелде. Чара барышында укучылар "Холокост" сүзенең нәрсә аңлатканын, икенче Бөтендөнья сугышы куркынычлары турында белделәр.

"Сәламәтлек - тиңсез хәзинә" - мәгълүмат сәгате

8 - 9 сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек - тиңсез хәзинә" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Алар сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар белән таныштылар.

"Китап - тормыш көзгесе" - библиофреш

"Китап - тормыш көзгесе" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Ул тәкъдим иткән китапларны укучылар зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм өйдә уку өчен яраткан китапларны алдылар.

"Яңа ел могҗизасы" - уен программасы

Балаларга "Яңа ел могҗизасы" исем астында уен программмасы үткәрелде. Алар күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәли әйлән - бәйлән уйнадылар.

"Яңа ел китап битләрендә" - китап күргәзмәсе

"Яңа ел китап битләрендә" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән матур, кышкы бәйрәмгә багышланган әдәбият белән таныштылар һәм каникулда уку өчен китаплар алдылар.

"Терроризмга каршы көрәш" - мәгълүмат сәгате

" Терроризмга каршы көрәш" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде Чара барышында "экстремизм" һәм "теракт"кебек мөһим төшенчәләр аңлатылды. Укучыларга теракт куркынычы булган очракта һәм шикле әйберләр тапканда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.