Әтиләр көне уңаеннан "Әтиләр - ил терәге" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар табышмакларга, мәкальләргә җаваплар таптылар. Алар "Минем әти - иң яхшысы" дигән анкетаны тутырып, әтиләренең эшләре, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.
Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Үткән гомерем бер мизгел" исем астында бәйрәм кичәсе үткәрелде.Чара барышында җылы котлау сүзләре, җырлар яңгырады.Өлкәннәребез яшьлек елларын искә төшерделәр, бик күп уңай хис - кичерешләр алдылар.
Балалар язучысы Рәшит Бәшәргә 75 яшь уңаеннан "Табигать кочагында" исем астында презентация төзелде.Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.
Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган " Чтение семейного масштаба"дип исемләнгән республика бәйгесенең "Самая талантливая читающая семья "номинациясенә Зиатдиновлар гаиләсе катнашты.
30 сентябрьдә Россиядә яңа истәлекле дата - Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожск һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән яңадан берләшүе көне билгеләп үтелә. Бу көн илебезнең бердәмлеге һәм көче символына әйләнде, һәм хәзер ел саен билгеләп үтеләчәк. Китапханәдә “ Вновь в единстве с Россией ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе белән без бу бәйрәмнең әһәмияте, аның тарихы, илебезнең киләчәге турында беләбез.
"Культура для школьников" ведомствоара мәдәни- мәгариф проекты кысаларында А.С.Пушкинның тууына 225 ел уңаеннан "Во славу русского гения" исемле Бөтенрәсәй акциясенә Сафиуллина Гүзәл катнашты. Ул "Пушкинские чтения" номинациясе буенча А.С.Пушкинның "Туча" шигырен укыды.
Гаилә укуын торгызу һәм дәвам итү, гаилә һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту максатыннан Ибраһимовлар гаиләсе "Читаем всей семьей" Бөтенрәсәй бәйгесенә К.Г.Паустовскийның "Кот - ворюга" хикәясен укып катнаштылар
Татарстан Республикасында фәнни технологик үсеш елы уңаеннан Балтач авылара Үзәк китапханәсе тәкъдим иткән "Я создаю будущее" район рәсем бәйгесенә Пыжмара төп гомуми белем мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Гүзәл "Киләчәк шәһәре" исемле рәсем ясауда катнашты.
Укучыларны гаилә җәмгыятьнең нигезе булуына төшендерү, гаиләдә иминлек булуның әһәмиятен ачыклау максатыннан, "Гаилә - гомер чишмәсе" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.Күргәзмәдә гаилә турындагы әдәбият тәкъдим ителде.
21 сентябрь -Халыкара тынычлык көне.Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү максатыннан "Без тынычлык яклы" исем астында флешмоб үткәрелде.
Халык шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә. Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган кадерле мирас. Шушы байлыкны халыкка җиткерү максатыннан "Песня - спутник человека" исем астында викторина үткәрелде.Укучылар викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
11 сентябрь - Бөтенрәсәй аеклык көне. Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу һәлакәткә китерү гадәттән кисәтү максатыннан, "Сәламәт яшәү рәвешен сайла" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә алкогольнең кеше организмына зарарлы йогынтысы турындагы китаплар тәкъдим ителде.
3 сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә берләшү көне буларак билгеләп үтелә. Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә бгышланган "Капля жизни" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык. Акция аша без чәчәкләргә су сиптек.
Балаларда кече яшьтән гражданлык сыйфатларын тәрбияләү терроризмга каршы нәфрәт уяту, мәрхәммәтлелек хисләре булдыру максатыннан, "Беслан - безнең хәтердә" исем астында хәтер сәгате үткәрелде. Чарада гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннары искә алынды.
30 август -Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Татарстан - безнең горурлыгыбыз" исем астында флешмоб үткәрелде.
Балтач авылара үзәк китапханәсе оештырган "Алтын көз - 2024" бәйгесенә Сафиуллиннар гаиләсе үзләренең бакча муллыклары белән "Табигать могҗизасы" исем астында композиция ясадылар.
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан "Флаг державы - символ славы" исемле флешмоб оештырылды. Флешмобның һәр катнашучысы горурлык белән Триколор төсләрендә Россия флагын күтәрделәр.
30 август - Татарстан көне уңаеннан "Бесценные страницы истории" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре -Казан, Татарстан символлары турында барды. Укучылар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар. Викторина барышында Татарстанның истәлекле урыннарын, республика территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф -гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар .
"Китаплы җәй" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар җәй турында шигырьләр, хикәяләр укыдылар.
"Балтач - китаплы төбәк" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.Күргәзмә районыбыз шагыйрьләренең китаплары белән баетылды. Бу күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты.