" Күңелемә якын син, туган як " - мәгълүмат сәгате
Һәр кешенең үзенең - туган һәм үскән урыны: аның йорты, шәһәре, туган ягы бар. Туган якны өйрәнү буенча укучылар өчен " Күңелемә якын син, туган як " исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында алар авыл тарихы, авылыбызның күренекле шәхесләре, хезмәт алдынгылары, тыл ветераннары турында эшләнгән папкалар белән таныштылар,туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.