"Пушкин әкиятләре буйлап" - әдәби сәгать
6 июнь көн - рус теле көне һәм бөек рус язучысы А. С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан "Пушкин әкиятләре буйлап " дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде .Чарада укучылар шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар.