"Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларга укытучы, тәрбияче, табиб, хисапчы, пешекче, сатучы һөнәрләре турында сөйләнелде. Алар һөнәр турындагы табышмакларны, мәкальләрне искә төшерделәр.
Өлкәннәр көне уңаеннан "Тормыш көзенең җылысы" исем астында әдәби кичә ткәрелде. Өлкәннәребез вакытлы матбугат, авылдашыбыз Гөлзада апаның үзе иҗат иткән шигырьләре белән таныштылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Өлкән буынны котлау" акциясенә катнаштык.Авылда китапханә хезмәте күрсәткән Шакирова Нурсия Сәлих кызын өлкәннәр көне белән котладык.
Китапханәче Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье өлкәсен һәм Херсон өлкәсен Россия Федерациясе белән берләштерү көненә "Россия белән тиңдәшлек" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде . Ул балаларга берләшүнең әһәмияте, тарихи фактлар, вакыйгалар, иреклеләр һәм ополчениенең, тыныч халыкның, төрле милләт кешеләренең батырлыклары турында сөйләде.
21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү максатыннан "Тынычлык - бәхетле тормыш " исем астында флешмоб үткәрелде.
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп үтеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтә. Әмма уңай якларыннан тыш, интернетның күп кенә тискәре яклары да бар. Китапханәдә “Я в сети интернет” дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Укучылар интернет куллануның кагыйдәләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
11 сентябрь - Бөтенрәсәй аеклык көне. Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу һәлакәткә китерү гадәттән кисәтү максатыннан, "Аеклык - тормыш нормасы" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга алкогольнең кеше организмына никадәр зыянлы булуы турында аңлатты. Укучылар шулай ук Бөтенрәсәй аеклык көненең барлыкка килү тарихын, Россиядә алкоголизм белән бәйле проблемалар белән таныштылар
Балаларда кече яшьтән гражданлык сыйфатларын тәрбияләү, терроризмга каршы нәфрәт уяту, мәрхәмәтлелек хисләре булдыру максатыннан, “Беслан... Төзәлми торган йөрәк ярасы” исем астында хәтер сәгате үткәрелде. Чарада гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннары искә алынды.
3 сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә берләшү көне буларак билгеләп үтелә. Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган “Капля жизни» Бөтенроссия акциясенә катнаштык. Акция аша без чәчәкләргә су сиптек.
30 август - Республика көне уңаеннан "Казан каласы- таш кала" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Бу күргәзмәдә Татарстанның башкаласы -Казан турында китаплар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар күргәзмә белән таныштылар.
Язучы, драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел уңаеннан"Тормыш дәвам итә" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан"Флаг России" исемле флешмоб оештырылды. Флешмобның һәр катнашучысы горурлык белән Триколор төсләрендә Россия флагын күтәрделәр.
"Тропинками родного края" дип исемләнгән туган якны өйрәнү викторинасы үткәрелде. Викторина укучыларга белемнәрен баетырга, кече ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Чара барышында укучыларга Балтач районы , аның табигате, байлыклары, туган ягыбызда яшәгән күренекле кешеләр, шулай ук истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Викторина азагында укучылар якташларыбызның үзләренә ошаган шигырьләрен укыдылар.
Актив китап укучылар өчен "Вакытлы матбугат"исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Алар өчен китапханәгә килә торган газета, журналларга күзәтү ясалды, кызыклы язмаларны кычкырып та укыдылар.
Китап уку балаларга әйләнә - тирә дөньяны яхшырак танып белергә ярдәм итә. Китапханәче "Яңа һәм мавыктыргыч" исем астында яңа китаплар белән таныштыру сәгате үткәрде. Ул укучыларны яңа әдәбият белән таныштырды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
"Минута молчания" Бөтенроссия акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Хәтер һәм кайгы көнендә"Свеча памяти " Бөтенрәсәй акциясенә кушылып шәмнәр кабызылды.
Шагыйрь А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан "Пушкин - душа России" исем астында квест - уен үткәрелде. Укучылар аның тормышын һәм иҗатын искә төшерделәр, бирелгән биремнәрне үтәделәр, зирәклек күрсәттеләр. Алар Пушкин иҗатына булган мәхәббәтләрен арттырдылар.
"надень народное на День России" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык.
Китапханәче Россия көненә"Минем илем - минем Россиям " исем астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, илнең дәүләт символлары, герб, флаг, гимн турында сөйләде.