“Тылсымлы бизәк серләре” (мастер- класс)
Ашытбаш авыл китапханәсе татар милли мәдәни үзәге булып санала.Ә татар хатын-кызлары исә буш вакытларын бер дә юкка уздырмаганнар.Бәйләү, чигү, тегү – аларның яраткан шөгыленә әйләнгән.
Ашытбаш авыл китапханәсе татар милли мәдәни үзәге булып санала.Ә татар хатын-кызлары исә буш вакытларын бер дә юкка уздырмаганнар.Бәйләү, чигү, тегү – аларның яраткан шөгыленә әйләнгән.
27нче январь көнне Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә 75 ел тулды. Шул дата уңаеннан, китапханәнең актив укучылары авыл уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне кардан чистарттылар.
Укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан 22нче январь көнне китапханәдә хәтер сәгате үткәрелде.
Барыбызга да билгеле булганча, 2019нчы ел- “Эшче профессияләр елы” дип игълан ителгән иде.Шул уңайдан, 17 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучы балалар белән һөнәрләр темасына чара үткәрелде.
Әле кайчан гына яңа ел җитә дип йөргән булсак, инде искечә яңа елны каршылар көн дә килеп җиткән икән бит.Менә шул уңайдан, 12 нче январь көнне күрше Кысна авылында матур бәйрәм булып узды.Аны Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә үткәрде.
Укучыларның кышкы каникулларын тагын да кызыклырак үткәрү максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә кар бөртекләре ясау буенча мастер класс үткәрелде.
Фатих Кәрим –татар халкының патриот - шагыйре. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур.
Татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург,якташыбыз, Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар өчен “Театр кеше күңеленә турыдан –туры юл салучы сәнгать!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
29нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында яңа елны каршы алуга багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Г.Тукай исемендәге башлангыч класс укучылары өчен каникулның беренче көне гаять күңелле узды.Чөнки мәктәпкә кыңгыраулы атларын җигеп Кыш бабай, Кар кызы һәм Акбай кунакка килде.
Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән шөгыльләнеп, китаплардан ала.
Ашытбаш мәдәният йорты ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була.
10нчы декабрьдән Ашытбаш авыл китапханәсендә Россия Конституциясенә 25ел тулу уңаеннан, «25лет со дня принятия Конституции» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
9 декабрь-Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Туган җирнең кадерле булуын аңлату, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, 7нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында укучылар белән “Алтын җирем” исемле пьесаны сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттек.
9нчы декабрь- коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеле.Бу уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы!”дигән исем белән интеллектуаль уен үткәрелде.
Кеше гомере-диңгездәге бер тамчы.Шушы кыска гына вакыт эчендә ул зур-зур планнар кора.Һәр кешенең дә яшисе килә.Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар әзерләп куярга да мөмкин.Безнең татар әдәбиятында да әнә шундый авыр язмышка дучар булган, көчле рухлы язучыларыбыз бар.Аларның иҗатлары белән таныштыру максатыннан, 4нче декабрь көнне кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелде.
Барыбызга да билгеле булганча, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә зур бәйрәм-әниләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан 24нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Китапханәләрнең фонды даими яңартылып барыла. Яңа кайткан китаплар инвентарь кенәгәгә язылып, печатьләр сугылганнан соң китап киштәсенә куелып кына эш бетми әле.
Ульяновск өлкәсе Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе 16нчы төбәкара иҗат конкурсы «Аленький цветочек» конкурсы уздырылды