21 февраль 2020
21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне дигән матур бәйрәм бар.Бу дата безгә туган телебезнең никадәр кадерле, мөһим булуын искәртергә ярдәм итә. 20нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә үткән “Туган телем-Тукай теле!” исемле чара моның шулай икәнен тагын бер кат дәлилли.
17 февраль 2020
15нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре гашыйклар көне уңаеннан, “Яратып һәм яратылып яшик!” дигән кичә үткәрде.
10 февраль 2020
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм Арча районына 90 ел тулу уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә «Арчабызның тарихи үткәне» дип исемләнгән тарихи сәгать узды.
03 февраль 2020
Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. 30нчы январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән батырлык сәгате үткәрелде. Бу чара “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату, Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, туган илебезнең патриотлары булырга кирәклегенә төшендерү максатларыннан чыгып үткәрелде.
27 гыйнвар 2020
Барыбызга да билгеле булганча, 2020нче елда ТАССРның төзелүенә-100 ел тулуны билгеләп үтәбез.Шул уңайдан, 23нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Ватаным –Татарстан” дип исемләнгән туган якны өйрәүчеләр турниры үткәрде.
20 гыйнвар 2020
ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
13 гыйнвар 2020
Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә яңа елга багышлап тематик кичә үткәрде.Анда укучылар һәм студентлар, авылыбызның талантлы яшьләре катнашты.
06 гыйнвар 2020
4нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәгеләр өчен “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән уен- виктоина үткәрелде.
30 декабрь 2019
Кәгазьдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, Яңа ел рухы тудыра. Күпләр кыш көне тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләрен ябыштырадыр.
30 декабрь 2019
Кәгазьдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, Яңа ел рухы тудыра. Күпләр кыш көне тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләрен ябыштырадыр.
30 декабрь 2019
Кәгазьдән кар бөртекләре ясау кәефне күтәрә, Яңа ел рухы тудыра. Күпләр кыш көне тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләрен ябыштырадыр.
24 декабрь 2019
Акча, банклар, аларның эшчәнлеге турында күзаллауларын киңәйтү, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, икътисади белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру, бүгенге икътисад шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү максатларыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе 9нчы класс укучылары белән икътисад сәгате үткәрде.
19 декабрь 2019
Ашытбаш авыл китапханәсендә шул исем белән китап күргәзмәсе эшли башлады.Күргәзмә киң катлам укучылар өчен тезелгән.
13 декабрь 2019
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, "Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы " дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр.Чара яшь буында коррупциягә каршы көрәш, кешелек кыйммәтләре тәрбияләү һәм коррупция төшенчәсен аңлату, аның тарихына кыскача күзәтү ясау, илебездә аңа каршы алып барылган көрәш чаралары белән таныштыру максатларыннан уздырылды.
09 декабрь 2019
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.
05 декабрь 2019
4нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” район бәйгесенең сайлап алу туры узды.
04 декабрь 2019
Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында «Яшик дуслар, шундый итеп, бушка үтмәсен гомер!”исемле чара үткәрде.Анда 7-8нче класс укучылары катнашты.
29 ноябрь 2019
Бүгенге заманда безнең һәркайсыбызның Интернет дип аталган зур китабыбыз бар. Без төп мәгълүмат чыганагы сайтлар, социаль челтәрдәге күпсанлы битләр булган заманда яшибез. Әмма кулга тотып укый ала торган китапны берни дә алыштыра алмый.
23 ноябрь 2019
Ел дәвамында китапханәбезгә китаплар еш кайта һәм алар киң катлам укучыга тәкъдим ителә.Китапларның күбесен халык яратып укый.Өлкән яшьтәге укучылар гыйбрәтле, тормышчан әсәрләр укысалар, ә яшьләребез детектив, мәхәббәт турында романнар укуны кулай күрә.
17 ноябрь 2019
Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китап, газета журналларның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый.