20 февраль 2018
Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре булдыру максатыннан, 20нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 5-6 класс укучылары катнашында әдәби викторина үткәрелде.
15 февраль 2018
Китапханәгә 22 исемдәге газета, журнал килә. Авыл халкы үзе яздырып укый алмаган матбугатны китапханәгә килеп уку мөмкинлегеннән бик теләп файдалана.
08 февраль 2018
Кеше үз тамырларын белергә тиеш.”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дип язган үз вакытында шагыйрь Ш.Мәрҗани.Чынлап та, тарихыңны өйрәнеп шәҗәрәңне барлау - ата - бабалардан калган изге аманат ул.
07 февраль 2018
7 февраль көнне Иске Ашыт мәдәният йортында "Ир солтаны-2017" конкурсы үткәрелде.Анда Ашытбаш авылыннан бар яктан да булган, уңган Шакуров Рәис абый катнашты һәм җиңү яулады.Аны бу конкурска мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче әзерләде.
03 февраль 2018
Халкыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, 3нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында “Халкым җәүһәрләре!” исемле фольклор кичәсе үткәрелде.
19 гыйнвар 2018
Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес.Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлау, татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләренә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен тарихи сәгать үткәрелде.
18 гыйнвар 2018
3нче класс укучылары Әсәтова Илзирә һәм Нуруллина Зәринә китап укуның тәмен кечкенәдән тоеп үсәләр.
12 гыйнвар 2018
Алда безне Искечә Яңа ел көтә. 13 январьдан 14нче январь көненә күчкән мәлдә тагын бер кат Яңа елны каршы алырга мөмкин булачак.Иске яңа елның нидән барлыкка килгәнен белмәүчеләр дә бардыр.Менә шул максаттан чыгып, 12нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Искечә Яңа ел хикмәтләре!” дигән тамаша үткәрде.
11 гыйнвар 2018
11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Бер рәхмәт - мең бәладән коткарыр!” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
04 гыйнвар 2018
“Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен...” дигән мәкальне күздә тотып, 4нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында киң катлам укучылар өчен “Тәрбия баскычлары”дигән фильм күрсәтелде.
28 декабрь 2017
28нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле чара оештырды.Бәйрәм укучыларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен, җырга-моңга осталыкларын сынау һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
11 декабрь 2017
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздырыла. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларның, дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз калмый диярлек. Шул форсаттан форсаттан чыгып, тумыштан инвалид- Ситдиков Рөстәм исемле китап укучының өенә барып, хәлләрен сораштык, дөньяда баручы вакыйгалар белән таныштырып үттек һәм ул яратып укый торган журналлар, китаплар алып килдек.
11 декабрь 2017
25нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Нәни кызлар бәйгесе”дигән чара үткәрде.Анда Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 3 нче класс укучылары катнашты.
11 ноябрь 2017
Ноябрь аенда балаларны язучы Г.Гыйльманов иҗаты белән якыннан таныштыру, икмәккә ихтирам тәрбияләү,миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре уяту максатыннан, укучылар белән язучы Г.Гыйльмановның “Кәнфитләр патшалыгында” исемле әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек
11 ноябрь 2017
Татарстан тарихы буенча белемнәрне ныгыту, Татарстан Дәүләт символикасының тарихын өйрәнү, Татарстан тарихын авыл тарихы белән бәйләп өйрәнү максатыннан 3нче ноябрь көнне укучылар белән парламент дәресе үткәрелде
31 октябрь 2017
28нче октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кеше исемнәрнең тарихын өйрәнү, аларны тормышта гамәли кулланырга өйрәнү, укучыларның үз исемнәрен бозып,русчага якынайтып әйтергә омтылу гадәтләрен дә истә тотып “Исемнәр бакчасында!” исемле кичә-конкурс үткәрелде.
09 октябрь 2017
Татар халкының мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан Ашытбаш авылы мәдәният йортында “Самовар бәйрәме” үткәрелде.Чарага авылыбызның өлкән буын вәкилләре чакырылды.
02 октябрь 2017
28нче сентябрь көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 1-2 класс укучылары белән “Кил син безгә, Сөмбелә!” дип исемләнгән күңелле бәйрәм үткәрде. Фойега ”Үз муллыгы белән көзләр килде!” дигән яшелчә, җиләк-җимешләрдән бик матур композиция эшләп куелды.
15 сентябрь 2017
Һәр ел саен Татарстан фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла.15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте.
31 август 2017
Безнең Ашытбаш авылында бик матур бер гадәт яшәп килә.Һәр елны 1нче сыйныфка укырга баручылар өчен “Мәктәпкә җыенырга булыш!” исемле акция үткәрелә һәм аңа нәтиҗә ясап, укучыларга бәйрәмдә бүләкләр тапшырыла.