Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

Сабантуйга бүләк җыю

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда үткәрәләр. Бәйрәм алдыннан һәр авылда атлар җигеп, гармуннар уйнап, өйләрдән өйләргә йөреп бүләк җыю йоласы бар.

“Тыныч булсын күгебез” бәйрәм тантанасы

7нче май көнне бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмне мәктәп, мәдәнинят хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. Иң элек чарага җыелган халыкны Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хбибуллин Рәдис Харис улы бәйрәм көне белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде.

"Бердәнберем" театраль сәгать

Ашытбаш мәдәният каршында эшләп килүче "Ак нур" театр коллективы якташыбыз Гөлсинә апа Зәкиеваның "Бердәнберем" пьесасына нигезләнеп эшләгән театраль тамаша тәкъдим итте. Әсәрдә сугыш чоры вакыйгалары бара. Адәм балалары нинди генә авыр чорда яшәмәсен, кеше булып калырга тырышкан, авырлыгы да, җиңеллеге дә уртак булган. Тылдагы хатынкызларыбыз тормыш арбасын җиңелеп тарткан, бирешмәгән. Хатыннар сугышта катнашкан ирләрен өзелеп көткән, ниндидер генә кыяфәттә кайтмасыннар, гарип - аяксыз, кулсызмы, анысы мөһ

"Тукай эзләре буйлап"

Бөек шагыйрь, якташыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 25 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече һәм урта сыйныф балалары өчен әдәби сәгать үткәрелде.

"Күңелдән китмиләр батырлар!" уен-викторина

21 март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта сыйныф укучылары һәм студентлар өчен Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү буенча уен-викторина үткәрелде. Викторина 4 этапта үткәрелде: "Истәлекле даталар", "Фронтовик язучылар", "Герой-шәһәрләр", "Җиңү символлары". Тема буенча китап күргәзмәсе ясалды, чараны үткәргәндә аңа мөрәҗәгать итәргә туры килде.

"Хуш киләсең, Нәүрүз!"

Быел да язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк. Бу бәйрәмне традицион рәвештә балалар бакчасы, мәктәп укучылары белән үткәрәбез.

"Кычкырып укыйбыз!"

Ел саен бөтен дөньяда мартның һәр беренче чәршәмбесен кычкырып укуга багышлыйлар. Быел Бөтендөнья уку көне 3 мартта билгеләп үтелә. Бу көн нәфис китап сөючеләрне берләштерә.

Наркоманиядән сак булыйк! түгәрәк өстәл

Ел саен 1 мартта Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн кысаларында Ашытбаш авыл китапханәсендә авыл яшьләре белән түгәрәк өстәл үткәрелде.

«Песи, песи, пескәем»

1 март көнне песиләр көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү сәгате үткәрелде.

Онытылмый үзенең иңендә, ил данын күтәргән язмышлар.

22 февраль көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Чара башында алып баручылар ир-атларны, егетләрне, малайларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватаныбыз бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр.

«Туган тел язмышы кем кулында?!» брейн-ринг

20 февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен "Туган тел язмышы кем кулында?!» исемле чара үткәрелде. Чарада китапханәче туган телнең бөеклеге һәм байлыгы, аның чисталыгын бозу, жаргон, цензурасыз сүзләр белән чүпләнүдән саклау кирәклеге, кешенең сөйләме аның үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сөйләде.

«Лаеклы хезмәт-лаеклы киләчәк»

Һөнәр сайлау - кеше өчен җаваплы бер адым. 18 февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү сәгате булып узды.

“Татарның зыялы шәхесе!”

Ашытбаш авыл китапханәсендә бөек галим, педагог-мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында "Татарның зыялы шәхесе!" исемле әдәбият сәгате үткәрелде.

“Нет, весь я не умру!” искә алу сәгате

Ел саен 10 февральдә безнең илдә рус шагыйре, прозаигы, драматургы, әдәби тәнкыйтьчесе, рус әдәби сүзенә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә.

«Республикам символы»

Татарстан Республикасында Герб кабул ителү көне уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә «Республикам символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

“Безнең горурланырлыгыбыз бар!” акция

Ашытбаш авыл китапханәсе Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган «Безнең горурланырлыгыбыз бар» дип исемләнгән республика акциясенә кушыла.